Исәнмесез /Салам! «ВТ» журналисты Татарстанда яшәүче азәрбайҗаннар тормышы белән танышып кайтты

Буада яшәүче азәрбайҗаннар безне әнә шулай дип, бай табын белән каршы алды.  «ВТ» журналистлары киләсен белгәч, алар райондагы азәрбайҗан диаспорасы рәисе Эльчин  Достуев өенә җыелган иде. Хатын-кызлар милли ризыкларын әзерли, ирләр исә кунаклар каршы ала.

Безгә монда рәхәт

Эльчин Достуевның Татарстанга күченүенә 30 ел булган инде. Армия сафларыннан кайткан егет Буага юл тота. Нигәдер Казан да түгел, Чаллы да түгел, нәкъ менә шушы районны сайлый ул. Үзеннән сорагач, күңелемә тынычлык таптым, халкы әйбәт, өстәвенә табигате дә матур, ди.

– 1989 ел иде. Ул чакта минем икетуган абыем монда яши иде инде. Ул да җылы каршы алды. Күп тә үтмәде,  мин биредә мәхәббәтемне очраттым. Юк, юк, татар кызы түгел. Азәрбайҗан кызын Тәтештән эзләп таптым, – ди Эльчин. –  Хатынымның әти-әнисе алар кечкенә вакытта Татарстанга күчеп кайткан булган. Безнең очрашу язмыш кушуы булгандыр инде. Озакка сузмыйча, гаилә корырга булдык. Барлык азәрбайҗан йолаларына туры китереп башта кыз сорадык, аннан нишан (безнеңчә никах. – Г.Ш) белән туй үткәрдек. Бер-беребезне аңлап, 20 ел матур гына яшибез.

Шул арада аш бүлмәсеннән Эльчинның хатыны Султаниса күренә. Без киләсе  булгач, ул да ял алган, 6 нчы сыйныфта укучы кызы белән улы да укырга бармаган. Султаниса Буада матурлык салоны ачкан. Бу эшендә ире ярдәм иткән. Ул да сеңлесе белән эшли икән.

– Буа халкын бик яратабыз. Кешеләр ярдәмчел, ачык күңелле. Берсе белән дә сүзгә кергәнебез юк. Бик тату яшибез. Дусларыбыз арасында татарлар да, руслар да бар. Алар безне – үз бәйрәмнәренә, без үзебезнекенә чакырабыз, – ди Султаниса.

Без аннан Азәрбайҗандагы хатын-кыз хокуклары турында сорашабыз. Хәзер элеккеге кагыйдәләр бетеп бара икән. Султаниса сөйләвенчә, моннан 50 ел элек егеткә кызны әти-әнисе сайлап биргән. Аларны өйдән дә чыгармыйча тотканнар. Шулай да хәзер дә алар арасында искечә яшәүчеләр бар икән.

– Бездә иргә хөрмәт зур. Әгәр берәр кая барасың бар икән, һәрвакыт аның рөхсәтен сорарга кирәк. Мин гел шулай эшлим. Иремнең каршы килмәгәнен, миңа ышанганын да беләм. Әмма шулай өйрәнелгән инде. Һәрвакыт аңа шалтыратам.

Эльчин белән Султаниса өч бала үстерәләр. Олы кызлары Айсель кияүдә икән инде. Ире белән Казанда яшиләр. Юсиф белән Арзу мәктәптә укый. Аларның яшь аермасы бер генә ел. Бер-берсенә иптәш булсыннар дип, икесен дә бер сыйныфка укырга биргәннәр.  Сыйныфташларын да, укытучыларын да яратып кына сөйлиләр.

– Дусларыбыз әйбәт. Безне чит итмиләр. Үзебез дә тырышып укыйбыз. Начар билгеләр алганыбыз юк. Мин төрле спорт түгәрәкләренә йөрдем. Әлегә самбода тукталдым Күп кенә җиңүләрем бар. Киләчәктә Татарстанда яшәп калырга җыенам, – ди Юсиф.

Балалар дүрт телдә иркен сөйләшә: азәрбайҗанча, татарча,  русча һәм инглизчә.  Әтиләре Эльчин,  туган телне саклар өчен өйдә үзебезчә генә сөйләшәбез, ди. Әнә шулай итеп читтә телне сакламакчылар.  Тел дигәннән, Казанда алар өчен якшәмбе мәктәбе эшли. Теләге булган һәркем анда барып телен тагын да камилләштерә ала. Башкаладан читтә яшәүчеләр өчен исә «Халыклар дуслыгы» йортында урнашкан азәрбайҗаннарның Татарстандагы  төбәк иҗтимагый оешмасы  үз милләттәшләре өчен онлайн уку  оештырган. Күп очракта видеоэлемтә аша дәресләр үткәрәләр икән.

«Без Татарстан халкына рәхмәтле!»

Эльчин Достуев әнә шулай ди.

– Татарстанда төрле милләт халыклары дус-тату яши. Кайчак сокланып та куям.  Без монда үз туйларыбызны үткәрәбез. Кунаклар арасында кемнәр генә булмый. Аларга бик ошый. Үзебез дә бәйрәмнәрдә татар, рус җырларын кушып куябыз.  Без моңа ияләштек инде. Татарстанны үз йортыбыз кебек кабул иттек, – ди ул. – Әмма кайчак проблемалар да килеп чыга. Туган җирдән читтә гореф-гадәтләрне, телне, йолаларны саклау кыен. Үзегез уйлап карагыз: безнең буын – Азәрбайҗанда туып үсүчеләр. Ә монда  туган безнең балалар телне, гореф-гадәтләрне саклый алырмы? Безне әнә шул борчый. Шуңа да аларга кечкенәдән барысын да өйрәтәбез. Ә Татарстан җитәкчелеге безгә  телебезне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклар өчен мөмкинлекләр тудыра.

Буада яшәүче Рена һәм Ясин Абдысьлар, телне, гореф-гадәтләрне гаиләдә саклыйбыз, диләр. Моның өчен гел бергә җыелышып, күмәк бәйрәмнәр уздыру кирәк, ди алар.

– Татарстанга кайтканда миңа биш яшь иде. Милләттәшемә кияүгә чыгып, ике бала үстерәбез. Улыбыз мәктәптә укый, кызыбызга әле 2 ай тулмады, – ди Рена. – Безгә Татарстанда яшәү бик ошый.  Әмма рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир. Ничек тә булса елына бер тапкыр туганнарыбыз янына барырга җай табабыз. Әти-әниләребез дә Буада яши безнең. Туган якта да йортыбыз бар. Ул диңгез буенда урнашкан. Монда эшләп арыгач, анда ял итәбез.

Нәүрүз – безнең бәйрәм

Без Достуевлар гаиләсеннән: «Татарстанда нинди бәйрәмнәр уздырасыз?» – дип тә сораштык. Баксаң, азәрбайҗаннар өчен иң зур бәйрәм Нәүрүз икән. Бу көнне һәр гаилә милли тәм-томнар әзерләп, бер-берсен кунакка дәшә. Тагын шунысы да бар: Нәүрүз бәйрәмен алар бер ай алдан, һәр сишәмбе (аена дүрт тапкыр туры килә)  үткәрә башлыйлар икән.

Беренче сишәмбе «Су чәршәмбесе» дип атала. Халык юрауларына ышансаң, бу көнне су яңара.Ул көнне кояш чыгуга суга баралар, аның белән юыналар. Кешеләр бер-берсен баллы ризыклар белән сыйлый. Ул бал, шикәр  булырга мөмкин. Йола Азәрбайҗан авылларында әле дә җиренә җиткереп үткәрелә икән. Бу көнне су белән коенсаң, бар теләкләрең кабул була дигән ышану да бар. Су аша сикереп чыксаң, узган елгы гөнаһларың юыла икән.

Икенче сишәмбе «Ут чәршәмбесе» дип атала. Ул көнне бер малай учакны кабызып җибәрергә тиеш. Шул ут белән авырулар юкка чыга, гөнаһлар бетә, кеше яңадан тугандай була. Учакны су сибеп сүндермиләр. Ул үзе сүнәргә тиеш. Учак аша сикергән кешеләрнең кайгы-хәсрәтләре, борчулары көл белән бергә юкка чыга дигән ышану бар. Көлен исә йорттан читкәрәк ташлыйлар.

Өченче сишәмбе «Җил чәршәмбесе» дип йөртелә. Хуҗабикәләр йорттагы барлык әйберне урамга алып чыгып кага икән. Шулай ук бу сишәмбедә сөттә пылау пешереп ашыйлар. Өстәлдә җимешләр һәм орлыклардан әзерләнгән десертлар да булырга тиеш.

Дүртенче сишәмбе – «Җир чәршәмбесе». Сынамышларга ышансаң, бу көнне чын яз килә.  Ул көнне күрәзәлек итәләр. Шуңа карап, ел буе ниләр буласын беләләр. Өйләнмәгән егет белән кияүгә бармаган кыз бу көнне тозлы күмәч  – «Дузлу чорек» ашап йокларга ятарга тиеш. Төшендә аңа кем су китерә, булачак ире яки хатыны шул була. Тагын мондые да бар. Ул көнне кызлар урамга чыгып, күктә җиде йолдыз санарга тиеш. Шуннан соң берәү белән сөйләшмичә йокларга ята. Төшендә кемне күрә, шуңа кияүгә чыгачак, имеш.

Нәүрүз бәйрәме көнне бөтен гаилә бергә җыела. Балаларга бүләк тараталар. Бәйрәм көнне бөтен кеше яңа кием кияргә тиеш. Азәрбайҗаннарда бу бәйрәм бик күңелле уза.

– Бик көтеп алган бәйрәмебез бу. Ул көнне өстәлләребез сый-нигъмәттән сыгылып тора. Җиде төрле ризык әзерлибез. Аларның һәркайсы «с» хәрефеннән башланырга тиеш. Өстәлдә шулай  үзебезнең милли татлы ризыкларыбыз да урын ала. Бу көнне бөтен туганнар, дуслар бергә күңел ачабыз, – ди Султаниса. – Нәүрүз көнне башка милләттән булган дусларыбызга да бүләкләр өләшәбез. Аларның да безнең шатлыгыбызны бүлешүен телибез.

Йолалар

Кыз сорау

Кыз сорауда чәй төп әйбер булып тора. Аларда, кызыгызны безгә бирегез, дип әйтү юк. Йортка димче киләсе алдан шыпырт кына хәбәр ителә. Ул килгәч, аңа чәй бирәләр. Әгәр аңа шикәр салганнар икән, димәк, туйга әзерләнә башларга була. Әгәр инде шикәрне чәй янына аерым чыгаралар икән, кызны бирмиләр.

Туй

Азәрбайҗаннарда туйлар бик зурлап уздырыла. Башта егет ягыннан килеп кызның кулын сорыйлар. Шунда егет ягы кызга тәм-томнар, киемнәр, алтын, хушбуй, бизәнү әйберләре салынган 15ләп кәрҗин алып килә. Ул хонча дип атала. Кыз ярәшү бәйрәме бик матур үткәрелә. Кода-кодагыйлар килешкәч, яшьләргә нишан укыйлар. Егет ягы кыз туганнарына бүләкләр алып килә. Никахтан соң туйга әзерлек башлана. Кайдадыр кыз ягы туйны аерым, егет ягы аерым ясый. Никах укытканнан соң, кыз әле әти-әнисе өендә кала.  Әгәр кыз ягы туйны алдан үткәрә икән, анда егет ягы да кунакка килә. Әмма әле кызны алып китмиләр. Егет ягы туй үткәргәч кенә кызны алып китәләр. Әгәр туйны бергә үткәрсәләр, кыз егет өенә кайтып китә. Аннары бер-берсен кунакка чакыра башлыйлар.

Туйда егет ягы фатир яки йорт бүләк итә. Кыз исә шул йортка кирәкле бар нәрсәне алып бара. Кашык-тәлинкәдән башлап, карават, телевизор, суыткычларга кадәр кайгырта. Улларына фатир бүләк итә алмаучы гаиләләр дә бар. Андыйлар яшьләрнең торак арендалап торуы өчен түли икән. Туйга 10 мең сумнан да ким акча салмыйлар. Монда кунак күп килә. Әгәр кеше килми икән,  бу хуҗаны хөрмәт итмәү билгесе булып санала.

«Хна яхты» бәйрәме

Кыз кияүгә чыгар алдыннан бер атна кала бөтен туганнарын, дусларын җыеп, хна бәйрәме ясый. Кызлар уч төпләрен хнага буяп куя. Аннары кәләш кызларга үзенә бүләк ителгән кәрҗиннәрне күрсәтә. Алар бергә күңел ачалар.  Аннары кәләш кияүдә булмаган кызларның башларыннан ярәшкән йөзек белән йөртә. Бу  калганнар да тизрәк кияүгә чыксын өчен эшләнә.

Хөрмәт

Монда өлкәннәргә ихтирам зур. Әгәр йортка берәр олы кеше керә икән, утырып торучылар аягүрә басып каршы ала.

Дин

Азәрбайҗаннар ислам динендә. Намаз укучылар да, укымаучылар да бар. Берәүне дә мәҗбүриләмиләр. Хатын-кызлар намазда булса гына яулык яба икән. Аларда хатын-кызга зиратка керү бөтенләй тыела. Кеше үлә икән, аны өйләгә кадәр җирлиләр. Аларда кешене соңгы юлга озатырга килүчеләр бик күп була. Үлгән кешенең кырыгына кадәр һәр пәнҗешәмбе бергә җыелышып, аңа багышлап дога кылалар.

Дини бәйрәмнәре

– Рамазан.

– Корбан.

Милли бәйрәмнәре

21 декабрь – Челлә.

21 март – Нәүрүз.

САН

Татарстанда 9527 азәрбайҗан кешесе яши. Шуның 100дән артыгы Буа районында гомер итә.

Тәмле булсын!

Долма

Буада яшәүче азәрбайҗан гаиләләре безне өч төрле милли ризык пешереп каршы алды: пылау, кутабу һәм долма әзерләгәннәр иде. Газета укучыларга долма рецептын тәкъдим итәбез. Азәрбайҗанда аның 381 төрен әзерлиләр икән. Аны әзерләү өчен фарш, дөге, укроп, кинза кирәк булачак. Долма тәмле булсын өчен майлы ит алыгыз. Эчлекне әзерләгәч, аны виноград яфракларына төреп пешерәсең.

4 кешелек долма пешерер өчен 1 кг фарш, 60–70 данә виноград яфрагы, 2 суган, 3 аш кашыгы дөге, яшел тәмләткечләр, 5 аш кашыгы атланмай, 1 чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы борыч, ярты стакан су кирәк. Долманы  табынга чыгаргач, аны катыкка сарымсак уып салынган тәмләткеч белән бирәләр.

Сүзлек

Хәерле иртә – sabahınız xeyir.

Хәерле кич – axşamınız xeyir.

Мәхәббәт – sevgi.

Әни – arvadini pusmaq.

Әти – dədə.

Рәхмәт – тəşəkkür.

Сау бул – әlvida.

Туган тел – аna dili.

Гөлгенә Шиһапова

Исәнмесез / Cәлеметсіз бе! Татарстанда яшәүче казахларны ниләр борчый?

 

Исәнмесез / Зечбуресь: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле удмурт авылында булып кайтты

 

Исәнмесез / Сала̀м лѝйже: «ВТ» журналисты бик үзенчәлекле мари авылында булып кайтты

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү