Каратэ буенча Россия чемпионы Рөстәм Фатыйхов: «Уйларны калдырып торып, келәмгә буш баш белән чыктым»

Безнең бүгенге сәхифәбез кунагы – күптән түгел генә каратэ буенча Россия чемпионы исемен яулаган Рөстәм Фатыйхов. Каратэның фәлсәфәсе, үзенчәлекләре, җиңү һәм җиңелүләр, бер үк спорт төрен сайлаган өч бертуган – без әнә шулар турында сөйләштек.

– Ни хәл?

– Хәлләр яхшы. Чемпионаттан соң янә тренировкаларны башлап җибәрдек. Бу атна ахырында Россия командасы белән Минск шәһәренә җыенга китәргә ниятлим.

– Каратэ турында сөйлә әле. Аның үзенчәлекләре, фәлсәфәсе нидән гыйбарәт?

– Каратэ хәзер күбрәк спорт төре буларак үсә. Узган ел Токиодагы Олимпия уеннары программасына да кертелде ул. Каратэдагы иң мөһим сыйфатлар ­– тизлек, яхшы реакция, дөрес техника һәм уйланылган тактика. Сугу, бәрү, егу алымнары булса да, көндәшеңне егып салырга, аннан катырак сугарга дигән максатлар юк монда. Агрессиягә, хискә бирелмәскә кирәк. Каратэда бер-береңә, тренерларга һәм хөкемдарларга карата хөрмәт бик көчле. Без бит, иң беренче эш итеп, бер-беребезгә баш иябез, әйткәнемчә, алымнарны да ачу, агрессиясез күрсәтәбез.

– Рөстәм, Татарстанда әлеге спорт төре ни дәрәҗәдә популяр?

– Аның белән шөгыльләнүчеләрнең саны елдан-ел арта. Әйтик, Татарстанның каратэ буенча федерациясендә ике меңләп кеше исәпләнә. Араларында татар егетләре, татар кызлары да бар.

– Үзең каратэ белән ничә яшьтән бирле шөгыльләнәсең инде?

– Беренче тапкыр 10 яшьтә килдем. Гадәттә әлеге спорт төре белән кечкенә вакытта ук шөгыльләнә башлыйлар. Шуңа да башта үз яшьтәшләремне куып тоту авыррак булды.

– Белүемчә, сез гаиләдә дүрт бала, өчегезгә каратэ җене кагылган. Энекәшләрең бу спорт төрен сиңа карап сайладымы?

– Дөресен генә әйткәндә, минем моңа бер катнашым да юк. Без каратэга өчебез берьюлы килдек. Дөресрәге, энекәшләрем миннән дә алданрак йөри башлады дияргә була. Беренче тренировка турында онытып, килми калган идем.

– Бер гаиләдән өч спортчы  шактый сирәк күренеш бит. Сезнең гаиләдә тәрбия алымнары да үзенчәлекледер?

Спортта якыннарыңның ярдәмен тою мөһим. Безгә дә әти белән әни һәрвакыт зур терәк булдылар, рухландырып тордылар, теләгебезгә каршы килмәделәр. Үзебезгә дә бик ошый. Тренировкаларга йөрү, ярышларда катнашу ниндидер рәхәтлек бирә. Өч туган бергә булгач, бигрәк тә.

– Беренче җиңүеңне хәтерлисеңме?

– Хәтерлим. Тәүге ярышым иде ул. Ул чакта яңа гына каратэ белән шөгыльләнә башлаучылар арасында үзебезнең клуб эчендә генә турнир уздырдылар. Мин анда беренче урынны яуладым. «Новичок» булудан туктагач, җиңү тиз генә тәтемәде. Берничә ел җиңелеп йөрдем.

– Авыр чорың булгандыр ул… Гомумән, каратэны ташлау турында уйлаган чагың булдымы?

– Ике ел элек Екатеринбургка чемпионатка бардык. Алдан бик каты әзерләнергә, шактый гына көч түгәргә туры килде. Ярышлар башлангач, ярымфиналга кадәр җиттем. Җиттем дә, өченче урын өчен ярышта төшеп калдым. Дөресен генә әйткәндә, хөкемдарларда да бар иде хата. Менә шул чакта, спорттан китәргәме икән әллә, дигән уйлар килгән иде башыма. Узган ел, гомумән, тренировкаларга үземне тонуста тотар өчен генә йөрдем. Ярышларда катнашу теләге юк иде диярлек. Ләкин быел Россия җыелма командасы резервына чакырдылар. Минск шәһәренә барып, халыкара ярышта җиңеп кайттым. Менә шунда янә күңелдә ялкын кабынгандай булды.

– Яңарак кына узган Россия чемпионатында җиңәргә өметләнгән идеңме?

– Без чемпионатка бик ныклап әзерләндек. Шуңа да җиңү турында уйладым, әйе. Ләкин ярыш вакытында бу уйларны калдырып торып, келәмгә буш баш белән чыктым. Бу – минем иң зур җиңүем. Әлегә. Башта моны аңлап та бетермәдем, хисләр биләп алды. Хәер, әле хәзер дә тулысынча аңлап җиткереп булмый.

– Блиц-сораштыру

– Кумирың кем?

– Юк.

– Спортчылар өчен кумир булу мөһимме?

– Миңа калса, юк. Кумирың булмаса, яхшырак кебек.

– Ял вакытың ничек уза?

– Дусларым белән очрашырга яратам.

– Яшь каратистларга теләгең?

– Каратэдан ләззәт алыгыз. Ләззәт алырга өйрәнмәсәгез, авыр булачак.

– Иң зур хыялың?

– Энекәшләрем Ильяс һәм Нияз белән Татарстан җыелма командасы составында Россиядә беренче урынны яулау.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү