Хыялланудан – чынбарлыкка: Халыкара форумда цифрлаштыруның әһәмияте турында сөйләштеләр

Хыялланган киләчәк түгел – көнкүрешкә әйләнгән бүгенгебез. Мәгълүмати технологияләрнең көндәлек тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әйләнүен һәркем сизәдер. Шунысын да әйтик: ITул әле телефон, компьютер һәм программистлар гына түгел. Kazan Digital Week халыкара форумында шуны исбатларга тырыштылар. Бизнес, фән, хакимият, икътисад һәм белгечләр очрашкан урында цифрлы чорның яңа һөнәрләре, алда торган бурычлар, яңалык булырдай тәкъдимнәр турында сөйләштеләр.

Өмет – сездә

«Чикләүләр шартларында барыннан да элек эчке мөмкинлекләребезгә, Россия белгечләренең тәҗрибәсенә таянабыз. Кыска вакыт эчендә кимчелекләрне юк итәргә мөмкин. Бу эштә сезгә өметләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте Россия Премьер-министры Михаил Мишустин форум катнашучыларына видеоэлемтә аша. Шулай итеп, Хөкүмәт җитәкчесе бу сүзләре белән быелгы форумда кызыл җеп булып сузылган төп мәсьәләне дә билгеләде: киеренке вазгыятьтә тармак нәрсәгә сәләтле һәм аның бәйсезлеген тәэмин итеп буламы?

Михаил Мишустин сүзләрен форумның рәсми ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та куәтләде.

– Форум кысасындагы чаралар илнең фәнни-техник суверенитеты бурычларын чишәргә юнәлгән, – диде республика җитәкчесе. – Шул исәптән үзебездә программа тәэминаты булдыру, мәгълүмат саклау, югары квалификацияле белгечләр әзерләү, технологик алдынгылыкка чыгу. Әлеге чара Татарстанда өченче тапкыр уза. Чикләүләр чорында аның көн тәртибендә карала торган мәсьәләләре аеруча актуальләшә.

Президент сүзләренә федераль кунак – Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Максим Паршин да кушылды.

– Илнең цифрлаштыру тормышында әлеге форум традицион чарага әйләнеп бара. Бу – илкүләм чара. Бирегә илнең барлык төбәкләреннән вәкилләр җыелды. Бу инде чараның мөһимлеген дә искәртә, – диде ул.

Тәкъдимнәр бармы?

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенең форумда катнашучыларның экспозицияләре өчен бүлеп бирелгән мәйданчыгы быел аеруча зур булды. Компанияләрнең саны узган ел белән чагыштырганда икеләтә күбрәк – 200дән артык. Татарстан Президенты һәм башка рәсми затлар республика өчен генә түгел, ил өчен файдалы булырдай проектлар белән танышып чыкты.

«Иннополис» махсус икътисади зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов яшь шәһәрнең үсеш нокталары турында бәян итте. «Безнең резидентлар программа тәэминатын әзерләү белән шөгыльләнде. Быел исә аппарат өлешләрен җитештерәбез. Бу – микроэлектроника, дроннар, робот техникасы. Ел азагына кадәр тормышка ашыра торган проектларыбыз бар», – диде ул.

Моннан тыш «Иннополис»та цифрлы мәгълүмат өлкәсенә кагылышлы яңалык та бар: тиздән биредә мәгълүмат эшкәртү үзәге (ЦОД. – Авт.) эшли башлаячак. Ул Идел буенда иң эре үзәкләрнең берсе булачак. Киләсе елда төзеп бетереп, кулланышка тапшырырга исәпләре.

Кунаклар кызыксынып караган тагын бер экспозиция матбугат чараларына бәйле. Президентка TatTVR проектын тәкъдим иттеләр. Гади итеп әйткәндә, бу кушымтага Татарстандагы барлык радио һәм телевидение чаралары сыйган. Республикадагы яңалыклар, тапшырулар белән танышыйм дисәң, дөньяның кайсы почмагында булуыңа карамастан, бер төймәгә басу да җитә.

Чараның генераль партнеры саналган «Летай» операторы замана яңалыгына әйләнгән «акыллы» домофоннар тәкъдим итте. Кешеләрнең йөзен тану гына түгел аның эше. Күргәзмә катнашучылары әйтмешли, «акыллы» домофон куркынычсыз шәһәрнең бер өлеше дә булмагае.

Цифрлы үзгәрешләр медицинада да кирәк. Әйтик, «Связь» проекты йөкле хатын-кызларның сәламәтлеген дистанцион рәвештә тикшереп тору өчен кушымта уйлап тапкан. Бу бала көткән гүзәл затның хастаханә чиратында басып, көн үткәрмәсен өчен дә, табибның даими күзәтүе астында булуы өчен дә бик мөһим. Оештыручылар әлеге проектны тагын да җәелдермәкче: деменция, сирәк очрый торган авырулары булганнарга да ярдәм итәргә телиләр.

Бәйсезлек эзләп

Форумның пленар утырышында катнашучылар һәм кунаклар үзебезнекен булдырып, бәйсезлеккә ирешергә мөмкинме дигән сорауга җавап эзләде. 2025 елга кадәр барлык чит ил программаларын үзебезнеке белән алмаштыру мөһим. Бу – ил башлыгы куйган бурыч.

– Дөнья санлаша бара. Бу тармакның мөһимлеген аңлап, бу елны без Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан иттек. Цифрлы технологияләр икътисадның күбрәк өлкәләрен үз эченә ала бара, халыкның тормыш сыйфатын һәм бизнесның көндәшлеккә сәләтен арттыра, – диде утырышта Рөстәм Миңнеханов. Форсаттан файдаланып, ул катнашучыларга республиканың цифрлы тармакта ирешкән уңышларын да санап үтте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге IT-үзәкләр булдырылган. Әйтик, беренчесе 2009 елда барлыкка килсә, Цифрлаштыру елында өченче мәйданчык ачылды, аңа беренче совет компьютерларын уйлап табучы Бәшир Рәмиев исеме бирелде. «Ихтыяҗ зур, бу мәйданчык резидентлар белән тулысынча тәэмин ителде диярлек»,  – диде Президент.

Утырышта мәгълүмат саклау, халык тормышын җиңеләйтерлек проектлар, мошенникларга каршы көрәш һәм рәсми документлар әйләнешен санлаштыру турында да сүз булды. Әйтик, тиздән электрон машина йөртү таныклыгын (сынау рәвешендә), ислам банкингын гамәлгә кертергә (шулай ук сынау рәвешендә) ниятлиләр.

Белгечләр мәсьәләсе дә кузгатылды. Күнекмәләр һәм һөнәрләр үсеше агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов санлы дөнья алып килгән яңа белгечлекләрне санап үтте. Баксаң, мәгълүмат базасын чистартучыдан башлап маркетплейсларның менеджеры һәм пилотсыз оча торган аппаратларның операторы булырдай кешеләр кирәк. Кыскасы, IT-тармак – компьютер төймәсенә басып утыру гына түгеллеген инде аңларга вакыт.

Headhunter компаниясенең GR-директоры Виталий Терентьев, IT-тармактагы хезмәт базары – сәләтлеләр өчен көрәш ул, ди. Кризисмы-юкмы – андыйларга кытлык гел булган һәм булачак та.

– Махсус сораштыру эшләдек. Халыкара санкцияләр, чимал кертүгә бәйле чикләүләр, технологияләргә кытлык зур компанияләргә IT-продуктлар җитештерү өчен белгечләр табарга кыенлык тудырды. Компанияләрнең 33 проценты хезмәткәрләрне кабул итүне арттырса, 26 проценты өчен бу күрсәткеч элеккечә калган. Әмма оешмаларның бик зур өлеше авырлыклар кичергән. IT-белгечләрне саклап калу өчен, компанияләрнең өчтән бере хезмәт хакын 10 процентка арттырган, тагын 10 проценты өстәмә түләүләр белән кызыктырган, – диде ул.

Аның сүзләренчә, компанияләр өчен веб-уйлап табучылар, техник ярдәм белгечләре, аналитиклар аеруча кирәк. Яңа продукт җитештерелгән саен, аны сынау, кимчелекләрен юк итү таләп ителә бит.

Пленар утырыштан соң да фикер алышулар дәвам итте. Белгечләр 10 төрле юнәлеш буенча (монда медицина, мәдәният, белем бирү һәм башка тармаклар керә. – Авт.) цифрлаштыру мөмкинлекләрен барладылар. Бу инде көтелгән киләчәк тә түгел, янәшәдә йөргән бүгенгебез. Иң мөһиме кабул ителгән карарлар халыкның тормыш сыйфатын арттырсын да, замана бурычларына җавап бирерлек булсын.

САН

Форумның рәсми ачылышына «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенә дөньяның 32 иленнән 13 меңләп кеше җыелды.

Чара 24 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Форум кысасында 120ләп чара узачак.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү