Дмитрий Песков: “Аэропортлар һәм контроль-үткәрү пунктларындагы “ыгы-зыгы” турындагы хәбәрләр – бик нык күпертелгән”

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң аэропортлар һәм КППлардагы “ажиотаж” турындагы хәбәрләр – бик нык күпертелгән, фейклар күп. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдергән. Бу хакта РБК яза.

“Аэропортларда, контроль-үткәрү пунктларында бик зур ыгы-зыгының хөкем сөрүе турында хәбәрләр пәйда булды, әмма алар нык күпертелгән. Бу җәһәттән ялган мәгълүматлар бик күп”, – дигән Песков журналистларга. Ул мондый мәгълүматларга игътибарлы булырга, фейк корбанына әйләнмәскә чакырган.
Моңа кадәр телеграм-каналларда аэропортларда һәм ил чикләрендәге контроль-үткәрү пунктларында зур чиратлар сурәтләнгән фотолар пәйда булган. Алдагы көнне “Ростуризм”да белдергәнчә, әлегә илдән чыгуга бернинди дә чикләүләр кертелмәгән.


Фикер өстәү