Казан мэриясе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды

Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары башланды. Дәресләр атнага ике тапкыр ике төркемдә узачак.

Курслар берничә дәрәҗәгә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Дәвам итүчеләр төркеменә татар теленнән база белемнәренә ия булучылар керә, биредә сөйләшү күнекмәләрен арттырачаклар.

Дәресләр 1,5 ай дәвам итәчәк. Курслар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәреслек программадан гыйбарәт. Һәр дәрес 1 сәгатькә исәпләнгән. Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылачак.

Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен курсларны «Унбер» лицее һәм Сәләт «Асылташ» мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанова алып бара.

Беренче дәрес танышу, аралашу, үзең турында сөйләү, курска максатлар билгеләү, өйрәнелгән белемнәрне ныгытудан башланды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары Казан мэриясе базасында беренче тапкыр 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылды.

Быел шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә) хезмәткәрләре өчен дә бушлай татар теле курслары узачак, алар 28 сентябрьдән башланачак.


Фикер өстәү