Третьяков галереясының генераль директоры: “Бездәге һәр дәрәҗәле күргәзмәдә Казан музееның өлеше бар”

Россиянең төп галереясы генераль директоры Зельфира Трегулова сүзләренә караганда, Третьяков галереясы киләчәктә дә Татарстан белән хезмәттәшлек итәчәк.

Бу турыда ул “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте.

– Янә Казанга килүемә бик шатмын, – дип башлады ул сүзен. – 2017 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Третьяков галереясында кунак булды. Шунда без аның белән хезмәттәшлек итү турында сөйләштек. Ул чакта ниятләгән эшләребез чынга ашты. Безгә Татарстан белән берлектә Казанда һәм Мәскәүдә берничә бик зур проект башкарып чыгарга насыйп булды. Шундыйларның берсе – “Гений века” дигән күргәзмәгә аерым тукталасым килә. Ул күргәзмә Казанда өч ай дәвамында эшләде. Һәм өч ай буе аны күрергә теләүчеләрдән су буе чиратлар җыелды. Ә күргәзмә ачылышы алдыннан Рөстәм Нургалиевич минем белән бергә төшкән фотоны социаль челтәрләргә урнаштырган иде. Нәтиҗәдә, “Гений века” күргәзмәсен барлыгы 75 мең кеше карады. Россия төбәкләре арасында безнең уртак проектларда бу санга якын килүчеләр дә юк әле. Татарстан, чыннан да, үрнәк күрсәтте.

Аның сүзләренә караганда, Третьяков галереясы тәкъдим иткән зур, дәрәҗәле күргәзмәләрдә Казан музее экспонатлары да катнаша.

– Алай гына да түгел, без оештыра торган һәр күргәзмәдә Казан музееның өлеше зурдан. Хәзерге вакытта без Татарстан белән хезмәттәшлек итүнең яңа юлларын барлыйбыз, – диде Зельфира Трегулова.

Ул шулай ук Третьяков галереясы мисалында мәдәниятне цифрлаштыру юллары турында сөйләде.
– Бүген моннан башка булмый. Дөресен генә әйткәндә, хәзер онлайн күргәзмә оештыру гади күргәзмә белән бер бәягә төшә. Ләкин без бу өлкәдә эшләвебезне дәвам итәбез. Нәтиҗәләре дә күренә: безгә йөрүчеләр “яшәрә”. Элек күбрәк өлкән яшьтәгеләр белән эшләсәк, хәзер 25 яшькәчә булган егет-кызларны ешрак күрәбез, – диде ул.


Фикер өстәү