Александр Терентьев Татарстаннан яңа сенатор итеп билгеләнде

Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Президентның Тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты башлыгы Александр Терентьев Татарстан башкарма хакимиятеннән сенатор итеп билгеләнгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Минеханов тиешле указга кул куйган.
“Терентьев Александр Михайловичка Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органы вәкиле – Россия Федерациясе сенаторы вәкаләтләрен йөкләргә”, – диелә указда.
Указ басылып чыккан көннән үз көченә керә.


Фикер өстәү