Электрон газетамы, басма матбугатмы?

«Кәгазь китапмы, әллә электронмы?» – дигән сорау басма матбугат чараларына да кагыла. Газета-журналлар да бүген шушы мәсьәлә алдында тора һәм басма матбугатның киләчәге бармы, электрон мәгълүмат чаралары аны күмеп китмәсме дигәнрәк борчылу белән яши. Бер җирлексез түгел инде бу.

Газета-журнал алдыручыларның саны бүген бик күпкә кимеде. Авылларда, әйтик, элек һәр йортка ким дигәндә дә дүртәр-бишәр басма килә иде. Аның берсе үз төбәгендә чыккан район газетасы, республиканың төп газетасы, балалар газетасы яки журналы, Мәскәүдә чыга торган берәр газета… Кайбер журналларга ике-өч өйгә уртак итеп тә языла торганнар иде. Кулдан-кулга йөртеп укыйлар аннары, укып бетергәч, китапханәгә бирәләр. Язылалар иде элек матбугатка. Почтальоннар исә һәр көнне шуларны таратып чыга. Бер генә көн таратмый калсалар да, авыл кешеләре тегеләрнең тупсасын шомарта башлый: «Бүген килергә тиеш иде бит, берәр нәрсә булдымы әллә?» Укыйлар иде. Шул газетада басылган хәбәрләрнең кайберләре буенча кичләрен капка төбендә фикер алышып утыралар иде.

– Укыдыгыз микән, бүген олы газетада шундый-шундый язма чыккан иде…

– Әй-йе, бигрәк һуш китәрлек нәрсәләр бар икән дөньяда… – дип эләктереп ала икенчесе һәм ипләп кенә теге язманың нечкәлекләренә кереп китәләр.

Хәзер дөнья үзгәрде. Капка төбенә чыгып утырулар да юк, газета-журнал алдыручы да сирәк, почтальоннар да көн дә йөреп тормый – эшләре оптимальләште. Ихтыяҗ да бик юк бугай: хатлар язышмыйлар, телеграмма сукмыйлар… Газета өчен генә көн саен чабата туздырып йөрмәсләр ич инде. Почта хезмәтенең шулай оптимальләшүе газеталарның яңалыклар чыганагы булуына соңгы нокта куйды. Яңалыкларны җәһәт җиткерү ягыннан басма матбугат барыбер радио, телевидение кебек көндәшләреннән калыша бит инде. Газетаны җыеп-бастырып чыгарганчы күпмедер вакыт үтә. Тарату да берничә көнгә сузылгач, яңалыклар искерә. Бүгенге тизлек заманында аларның кайберләре тарихи язма булып та тоелырга мөмкин.

Яңалыкларны хәтта телевидениегә караганда да тизрәк җиткерергә сәләтле интернет барлыкка килде. Бер генә газета да аның белән ярыша алмый. Газета-журналларның электрон вариантлары да бар, әлбәттә. Ләкин журналистиканы оптимальләштерү нәтиҗәсендә, ул тиешле югарылыкта эшли алмый. Сәбәбе гади генә – кеше җитми. Белгечләр урамда эш таба алмый йөри, ә монда кеше җитми һәм эш урыннары юк. Электрон газеталарның җәһәтлеген һәм популярлыгын тәэмин итү өчен ким дигәндә өч юнәлештә эш барырга тиеш. Беренчесе – фәкать интернет өчен яза торган журналистлар штаты. Чөнки мәгълүматларны интернет аша җиткерүнең үз нечкәлекләре бар һәм алар кәгазь матбугатка язудан күпкә аерыла. Икенчесе – СЕО (сайтны эзләгечләр аша таныту) белгечләре кирәк. Эзләгечләрнең алгоритмнары әледән-әле үзгәреп тора, шул сәбәпле кичәге алымнар бүгенгә искерә. СЕО белгече менә шул үзгәрешләрне күзәтеп, электрон газетаны шуларга ярашлы итеп үзгәртеп тору, аның популярлыгын тәэмин итү өчен кирәк. СЕО бүген үзе бер тармакка әйләнеп бара һәм аның юнәлешләрен колачлау өчен бер генә кеше җитми. СММ (социаль челтәрләрдә таныту) өлкәсендә дә шундый ук хәл. Һәр челтәрнең үз нечкәлекләре, нинди генә сәләтле белгеч булмасын, бер кеше аларның барысын да югары дәрәҗәдә алып бара алмый. Шуңа күрә, электрон вариантлар бүген тулы канлы матбугат чарасы булудан бигрәк, кәгазь газета-журналларның  күләгәсе булып кына кала.

Кәгазь басмаларга җиңел түгел. Интернет һәрбер кешене матбугат чарасына әйләндерү мөмкинлеге ачты. Син, әйтик, ниндидер мөһим вакыйга уртасына эләккәнсең икән, шуны видеога яки фотога төшереп, үз аңлатмаң белән социаль челтәрләргә эләсең. Моның сиңа бер кыенлыгы юк. Шушы мөһим вакыйганы яктыртуда теләсә кайсы матбугат чарасы икенчел булып кала. Ә синең язылучыларың арта. Әнә шундый мөһим һәм кызыклы яки кызганыч вакыйгаларны махсус рәвештә эзләп йөрүче кешеләр дә барлыкка килде. Эзлиләр, табалар, интернетка куялар. Аларны, блогер, диләр. Һәркем блогер була ала. Язылучылары күп булып, куйган постлары зур кызыксыну уятса, алар әле рекламада ярыйсы гына акча да эшли. Шуңа күрә, блогерлар саны газета-журналлар тиражыннан да күбрәк.

Менә шундый шартларда мәгълүматны җәһәт җиткерү матбугат чаралары өчен бик кыенлаша. Ләкин эш тизлектә генә түгел… Кызыклы язмалар укучы игътибарын җәлеп итә. Чакырып торучы баш исемнәр. Шуңа күрә, кайбер басмалар мөгез чыгаруга, буш урында вакыйга ясауга, «сары»лыкка авыша башлады. Чамасын белеп кенә, ашка тоз салгандай итеп кулланганда, анысы да кирәктер инде, бәлки. Тик шулай да, әйтик, сәхнә «йолдыз»ларының нәрсә ашавы, кем белән йоклавы, кемнән авырга калуы, никахы һәм аерылышуы ялкыта башлый. Гомумән, шәхси тормыш беркадәр серлерәк булырга тиештер инде ул. Тик кайбер очракларда халык алдына артист үзе түгел, ә аның шәхси тормышы чыга, иҗаты шуңа ияреп кенә титаклый. Пиарга сусаган мескеннәр иҗатка бөтенләй кагылышы булмаган нәрсәләр кыланып, халыкны аптыратырга, аның игътибарын яуларга маташа. Моның өчен матбугатны файдалана. Газеталар да аларның популярлыгы белән күтәрелергә омтыла. Шәп бит инде: «Фәлән Фәләнова искиткеч рецепт тәкъдим итә: чүмечтәге суга салып йомырка пешерү ысулы!!!» Сәхнә «йолдыз»ларын мисалга китерүем аларның күп кулланылуы өчен генә.

Укучылар игътибарын җәлеп итәргә теләп, матбугат блогерлар дәрәҗәсенә төшә. Күңел ачу темасында эшләгән блогерларга килешә: аларның мәгълүматына барыбер ышанып бетмиләр, алардан кызык көтәләр, шамакай шикеллерәк кабул итәләр. Газета-журналларга килешми. Бу өлкәдә алар блогерларны, сары матбугатны берничек тә уза алмый, бары тик үзләренең абруйларын гына төшерәләр.

Моның кире ягы да бар – артык җитди, рәсми булып кылану. Нинди генә кызыклы булырга, дөреслекне чагылдырырга тырышмасын, бер матбугат чарасы да үзен гамәлгә куючылар ихтыярына каршы килә алмый. Ул алтын урталыкны сайларга – аерым очракларда я дәшми калырга, я вакыйганы гамәлгә куючысы күзлегеннән яктыртырга мәҗбүр. Бу бик гафу ителмәслек күренеш түгел инде, күпләр аңлый, күпләр кичерә. Тик кайбер басмаларда хуҗасына ярар өчен кирәгеннән артык тырышу, ялагайлану, аның уңышларын күпертеп күрсәтү, уңышсызлыкларын акларга маташу кебек нәрсәләр дә очрый. Бигрәк тә төбәк газеталарына хас инде бу күренеш. Чынлап уйласаң, аның гамәлгә куючыларга да, редакциягә дә бер файдасы да юк. Халык бик надан түгел бит инде хәзер, ул әллә ничә төрле чыганактан мәгълүмат ала һәм барысының да диярлек асылын чамалап тора. Һәм гайрәте чигә, ышанычы югала.

Халыкта ташка басылган сүзгә ышану бетеп җитмәгән әле. Басма матбугат аягында нык басып торсын өчен, нәкъ менә шул ышанычны файдаланырга кирәк тә бугай. Тормышның катлаулы вакыйгаларын, кызык һәм кызганыч хәлләрен гади тел белән аңлатып бирә алган, аларны анализлый белгән мәкаләләр күпкә отышлырак шикелле. Кәгазьдә басылган язмалар хакыйкать шикелле кабул ителә, шуңа алар дөреслектән ерак китмәскә, объективлыкка омтылырга тиештер. Әлбәттә, карашлар төрле була. Ләкин укучы аларның субъектив нәрсә, шәхси мөнәсәбәт икәнен аңлый икән, бу үзе үк объектив күренешкә, фикер алышуга әйләнә. Кәгазьдә басылган сүзнең бәясе югары, язучының җаваплылыгы да зур. Кәгазь басмаларны нәкъ шушы нәрсә саклап калачак. Тирә-ягыңда кемнәр генә нинди кызыклы нәрсәләр сөйләсә дә, акыллырак кешенең төпле сүзенә мохтаҗлык югалмый бит инде. Монда да шундыйрак хәл.

Басма матбугат юкка чыгар дип уйламыйм. Аның үз укучысы бар һәм булачак та. Ә чынлап уйлап карасаң, интернет газета белән басма газета – икесе ике нәрсә. Алар бер-берсен тулыландырып яши ала. Шулай булып калачактыр да инде ул.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү