Аз керемле гаиләләргә сөенечле яңалык көтелә

1 гыйнвардан аз керемле гаиләләр универсаль пособие ала башлаячак.

Аның гамәлдәге берничә түләүне, шулай ук бала тууга бәйле, сабыйга 3 яше тулганчы бирелә торган пособиеләрне берләштерүе күздә тотыла. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, универсаль пособие 3–7 яшьлек һәм 8–17 яшьлек балаларга түләүләрне дә  үз эченә алачак. Ул шулай ук йөкле мохтаҗ хатын-кызларга биреләчәк.

Пособие алу өчен бер генә гариза тапшырырга кирәк. Аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук Күпфункцияле үзәккә яки Социаль иминиятләштерү фондына барып тапшырырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: быел 3–8 яшьлек балаларга айлык түләүгә тагын 8дән 18 яшькә кадәргеләр өчен яңа пособие өстәлде. Ул һәр балага түләнә. Түләүнең илдәге уртача күләме 11592 сум тәшкил итә. Төбәкләрдә  – 11341 сумнан 30784 сумга кадәр.


Фикер өстәү