Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатларга өстәмә кешеләр һәм транспорт бүлеп бирергә кушты

Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы чакырылыш комиссиясе утырышы булды. Аны республика Президенты, чакырылыш комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин өлешчә мобилизация буенча комиссариат тарафыннан алып барыла торган эш турында хәбәр итте.

Республика Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына чакыру кәгазен оператив үткәрү өчен җирле хәрби комиссариатларга өстәмә кешеләр бүлеп бирергә, үзәкләштерелгән рәвештә хезмәткә чакырылган районнарны Казанга китерү өчен транспорт белән тәэмин итәргә кушты.

Моннан тыш, җыю пунктларында кайнар туклану, медицина хезмәте күрсәтүне оештырырга, хокук тәртибе пунктларын урнаштырырга йөкләмә бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты, чакырылыш комиссиясе рәисе, җәлеп ителгән барлык структуралар катнашында көн саен селектор киңәшмәсен үткәрергә кушты.

Ә бүлекчә җитәкчеләренә аларда шәхсән катнашырга кушылды. Әлеге ситуация буенча оператив мәгълүмат Татарстан Республикасы Президентына көн саен хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү