Оборона министрлыгы нинди һөнәр ияләренең мобилизацияләнелмәчәген аңлатты

Россия Оборона министрлыгы өлешчә мобилизациягә эләкмәүчеләрнең категорияләрен аныклап үткән. Алар арасында – айтишниклар һәм журналистлар.

IT, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче, шулай ук илкүләм түләү системасының, финанс базары, җанлы акча әйләнешенең тотрыклылыгын булдыручы югары белемле кешеләр хәрби хезмәткә чакырылмаячак. Югары технологияле тармакларның һәм финанс системасының өзлексез эшен саклап калу өчен шундый карар кабул ителгән.

Тиешле оешмалар җитәкчеләре Россия Кораллы Көчләре генераль штабына исемлекләр тапшырачак. Шулар нигезендә хезмәткәрләргә бронь биреләчәк.


Фикер өстәү