Зөлфәт Хәкимов: «Миндә өч ел элек яман чир таптылар. Үлемнән түгел, сезне күрә алмаудан курыктым»

Хәерле көн! Казанда Зөлфәт Хәкимнең шушы исемдәге икенче концерты шаулап узды. Беренчесе май аенда үткән иде. Ул чакта концертка ике атна кала билетлар сатылып бетте. Икенчесендә дә буш урыннар юк иде. Шулкадәр күңел кылларын тибрәтерлек, уйландырырлык, шөкер иттерерлек концерт булды ул. Тәнәфескә дә бүленмичә, Зөлфәт абыйны тыңладык. Тамашачының аның җырлавына сусаганын, һәр җырын алкышлар белән каршы алуын күрү дә рәхәт иде.

Зөлфәт Хәким – 6 роман, 8 повесть, 50 пьеса, 700ләп афоризм, бик күп хикәяләр авторы. Аның 30лап әсәре татар, башкорт, мари, Кырым сәхнәләрендә куелган. Ә җырлары инде ничә еллар үз популярлыгын югалтмый.

– Миндә өч ел элек яман чир таптылар. 4 атна гомерең калган, дигәч, бик курыктым. Үлемнән түгел, сезне – тамашачыларны күрә алмаудан курыктым. Әмма, шөкер, мин исән, алдыгызда басып торам, – диде Зөлфәт Хәким. – Германия белән Казан арасында йөри башлагач, уйланырга вакыт күп булды. Яңа җырлар язылды, китап әзерлим. Исән-имин чакта бер-береңнең кадерен бик белеп бетермисең инде ул. Нишләтәсең, кешенең табигате шундый. Авыр көннәремдә мин тамашачымның үземә бик кирәклеген аңладым. Рәхмәт сезгә!

Чынлап та, тамашачы Зөлфәт абыйның җырларын тыңларга сусаган. Залда ияреп җырлаучылар да юк түгел. 1980-1990 нчы елларда популяр булган җырларның бүген дә үз тыңлаучысы бар. Ә җырларының барысы да күңелгә керә торган. Йөрәктән чыкканга шулай ул. Күпме җырын тыңлап та, бер генә мәгънәсез сүз очрамады. Шулкадәр тормышның үзенә, бүгенге хис-кичерешләргә туры килә торган алар.

Зөлфәт абыйның концертында татар эстрадасының иң зәвыклы, моңлы җырчылары җыелган иде. Ул аларны үзе сайлап алган. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Винера Ганиева чыкты.

– Зөлфәтнең җырлары матур аның. Әмма ул аларны кешегә бирми. Күңел халәтемә туры килгәнен көчкә сорап алдым, – диде җырчы.

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова да Зөлфәт Хәкимнең җырларын башкарды. Сәхнәгә шушы ике җырчы чыгуы да аны моңга күмде. Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗановага Зөлфәт абый атап шигырь дә язган әле. Соклануын яшерми ул аңа. Яшерерлек тә түгел. Кечкенә генә кызның кай җиреннән чыгадыр ул шулкадәр моң? Тамашачы аны бик яратып кабул итте. Кечкенәдән Зөлфәт җырларында үскән Мәсгүт Юлдашевның җырлары да бик ошады.

Концерт уйландырды. Зөлфәт абый да яшәү, мизгел, гомер, үлем кебек төшенчәләр тирәсендә бөтерелде. Җырларның күбесе шул темага. Әнә Германия хастаханәсендә язганы бөтенләй күңелне айкый.  Җырлар дигәннән, “Нәрсә булды сиңа бүген…” дигәнен миңа бир дип сораучылар шактый икән. Әмма Зөлфәт абый ашыкмый. Ул аны кешегә бирергә теләми.

– Мин бу җырны яшисе килмәгән вакытта, дөньядан ваз кичеп, каядыр качарга теләгәндә яздым. Тиздән аңа 40 ел була. Еллар узган саен, ул җырны ныграк сорыйлар, – ди ул. – Тормышта сатылмый торган әйберләр бар. Әйтик, мизгел, вакыт, сәламәтлек. Аларның бәясе юк. Бу җырымның бәясе юк. Ул үземнеке генә. Шуңа да кешегә бирергә теләмим.

Зөлфәт Хәким беркайчан да акча өчен яшәмәгән. Хәтта заманында аның җырларын иң беренче булып дискка яздырып бирәләр. Ул моны берәүдән дә үзе сорамый. Берәр ел узгач, без сезнең җырларны яздырткан идек, менә гонорары дип, үзенә 50 данә диск бүләк итәләр.

Әлеге концертны «Барс медиа» компаниясе оештырган. Аны Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барды. Сценарий авторы да ул икән. Гөлназ сәхнәгә чыккач та, янәшәмдәге тамашачы: “Сәфәрова булган җирдә затлылык инде”, – дип куйды. Сүзләрендә хаклык бар. Концертның ардырмыйча, бер сулышта узып китүендә Гөлназның роле зур. Зөлфәт Хәким аңа бик рәхмәтле.

– Аның кебек ипле алып баручы юк. Ул – бердәнбер. Әгәр концерт җылы үтә икән, монда алып баручының роле зур. Мин Гөлназны бик хөрмәт итәм, – диде.

Еллар узса да, Зөлфәт Хәким җырлары искерми. Рәхәт кич булды ул. Менә нинди була ул затлы җырчы! Аның көчле рухы да сокландырды. Башкалар әйтергә курыккан диагноз белән ул инде икенче тапкыр “Сәйдәш” мәдәният йортын тутырып концерт куя. Күпме җыр башкара. Шушы көннәрдә янә дәваланырга чит илгә китә икән. Бер генә теләк –  көчле рухы авыруын җиңсен иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү