Иртәгә Казанда ярминкәләр узачак

Иртәгә, 24 сентябрьдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Сәүдә мәйданчыкларында республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Бу хакта мэрия матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәүдә 6.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак. Казанлылар яшелчә һәм ит продукциясен, башка товарларны шәһәрнең 15 мәйданчыгында сатып ала алачак.


Фикер өстәү