Нинди автомобильләрнең транспорт мобилизациясенә эләгүен әйткәннәр

Кораллы Көчләргә N һәм M1G категориясендәге машиналар таләп ителергә мөмкин.

Россиядә хәрби-транспорт бурычлары игълан ителгән очракта, оешмаларның һәм гражданнарның транспорт чаралары алынырга мөмкин.

Тиешле указлар нигезендә, федераль хакимият, җирле хакимият органнарының, шулай ук гражданнарның шәхси автомобильләренең транспорт мобилизациясенә эләгүе бар. Автомобильләр тиешле категориягә туры килергә тиеш. Аларны теркәлгән машиналарның электрон базасыннан сайлап алу күздә тотылган.

Шулай итеп, N категориясенә йөк автомобильләре, автобуслар, тагылма арбалар, тракторлар, ә M1G категориясенә – 8 “яшьтән” узмаган вездеход машиналар керә. Болар – Jeep Grand Cherokee, Chevrolet Niva, Lada Niva Travel, Suzuki Grand Vitara, УАЗ, Mercedes-Benz G-Class, ГАЗ «Соболь». Алынган автомобильләр өчен компенсация түләү күздә тотылган.

Армиягә шулай ук квадроцикллар һәм кар чаналары кирәк булырга мөмкин.


Фикер өстәү