Татарстанга 25 медицина хезмәткәре кайткан

Татарстанга 25 медицина хезмәткәре кайтты. Алар махсус хәрби операция зонасында хәрбиләрнең һәм Луганск Халык Республикасында яшәүчеләрнең гомере өчен көрәшкән. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Республика клиник хастаханәсеннән һәм Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсеннән җибәрелгән табиблар, фельдшер, хирург, йөртүчеләр бу.

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина хезмәткәрләрен «түгәрәк өстәл» янына җыеп, һөнәри бурычларын уңышлы үтәүләре өчен аларга рәхмәт белдергән. Министр әйтүенчә, медикларның барысы да бүләккә  тәкъдим ителәчәк.


Фикер өстәү