Өлешчә мобилизация дәвам итә. Кемнәр китә, ә кемнәр кала?

Россиядә өлешчә мобилизация дәвам итә. Кемнәр китә, ә кемнәр кала? «ВТ» хәбәрчеләре соңгы яңалыкларны барлады, хәрби комиссариатлардагы һәм районнардагы хәлне белеште.

«Үзебез өчен курыкмыйбыз»

Бу вакыйганы төрлечә кабул итүчеләр булса да, беренче көнне үк хәрби комиссариатларга үзе теләп 10 меңнән артык кеше килгән. Дәшмәгән, кулларына чакыру кәгазе тоттырмаган килеш.

Татарстан район-шәһәрләрендә дә Ватан сакчыларын барлыйлар. Казандагы вазгыятьне «ВТ» хәбәрчеләре дә күреп кайтты.

Журналистлар урамында урнашкан Совет районы хәрби комиссариаты ишегалды. «ВТ» хәбәрчеләре килгәндә ыгы-зыгы да, шау-шу да, чират та юк иде. Кулларына кәгазь чакыру тоткан ир-атлар комиссариатка керә тора, чыга тора. Кайсылары ишегалдына урнаша. Араларында инде төрле хәрби бәрелешләрне узганнары да бар. Абзыйлар – офицер дәрәҗәсенә җиткән кешеләр. Җыелу пунктына тормыш иптәшләре белән дә килгәннәр. Чәй, өй ризыгы белән озатып, күңелләрен күтәреп торалар. Абзыйларның рухлары болай да көр. Кыскасы (җыелган халык та моны раслый) биредә чыннан да хәрби тәҗрибәсе булганнар җыелган. Бу – ихтыяҗ аеруча булган хәрби белгечлекләр.

– Мобилизация турында ишетүгә әзер булдык инде. Оптимистик кәефне саклыйбыз. Барырга һәм илне дошманнан азат итәргә кирәк. Кайгыру юк, – диеште алар.

Күңел көрлеген саклап кала алсагыз иде дигән өмет белән, бу хәрби комиссариаттан башкаланың Кулагин урамындагысына юл тоттык. Биредә халык та күбрәк, чагыштырмача – яшьләр. Шулай ук гаиләләре белән килүчеләр бар.

«Хәрби хезмәткә чакыру кәгазен күрсәтикме соң?» Комиссариат ишегалдында карап торышка 35–40 яшьләр тирәсендә булган ир-атлар безгә шулай дип дәште. Журналист булуыбызны чамалап, берсе аралашырга ризалашты тагын. Икенчесе исә телефонына шалтыраткан якын кешесен тынычландырырга ашыкты…

Безнең белән әңгәмә корган ир-атка – 35 яшь. Гаиләле, ике баласы бар. Кызы 4 сыйныфта укый, ә улына әле 3 ай гына тулып киткән.

– Үзебез өчен курыкмыйбыз. Хәрби хезмәт юлын уздык бит инде, – диде ул. Пешекче булып хезмәт иткән икән. – Күңел халәтен әлегә аңлатып булмый. Яше туры килгәннәр, тәҗрибәсе булганнар чакырылачак инде. Качып калудан мәгънә юк. Бу бит – җинаять эше дә. Тормышка кара тап төшерергә кирәкми. Киләчәк турында да уйларга кирәк. Ярар, менә сез дә рух күтәрергә килгәнсез икән. Гаиләдәгеләргә әллә ни аңлатып булмады. Мондый хәлне аңлатырлык сүзләр дә юк. Аларга борчылмаска гына кала. Күңелләре тыныч булса, безгә дә кыен булмас. Безне әле хәрби өйрәнүләр көтә. Гаиләләребезне ташламасыннар, ярдәм чаралары да булсын иде.

Өлешчә мобилизация турында 5 сорауга ҖАВАП

Исән-сау кайтсыннар!

Газетабыз хәбәрчеләре районнардагы хәлләрне дә белеште. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев хәрби хезмәткә чакыру алган егетләр белән очрашып кайткан.

–  Бу яңалыкны төрлечә кабул итүчеләр булды. Ни дисәң дә, кунакка чакыру гына түгел бит инде. Әмма күпчелек бу карарның әһәмиятен аңлый, – диде Илшат Нуриев. – Чакыру кәгазе алган егетләр белән очраштык. Сөйләштек, фикерләрен белештек. Үзләреннән бигрәк, гаиләләре өчен борчылалар. Ярдәм кирәк булган очракта аларны игътибарсыз калдырмаячакбыз. Якташларыбыз белән һәрвакыт элемтәдә торачакбыз. Иң мөһиме – исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Тәҗрибә кирәк

Өлешчә мобилизациягә кагылышлы сораулар шактый. Россия Кораллы Көчләре Генераль штабының баш оештыру-мобилизация идарәсе вәкиле Владимир Цимлянский өлешчә моблизациянең кемнәргә кагылмаячагын аңлатып бирде.

Хәрби хезмәткә бронь алган кешеләрне чакырмыйлар. Андыйлар сафына, әйтик, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләүчеләр керә. Сәламәтлеге аркасында хәрби хезмәткә вакытлыча яраксыз булганнарны да бурыч үтәргә чакырмыйлар. Гаиләдә үзенең якынын яки I группа инвалидны даими караучылар, 16 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан күбрәк баласы булган кешеләр дә өлешчә мобилизациягә эләкми. Әгәр ир-егетнең әнисе, аннан кала тагын дүрт һәм күбрәк баланы ялгызы гына тәрбияли икән, мондый кеше дә хәрби хезмәткә чакырылмый. Чит илгә чыгып йөрүчеләр мәсьәләсендә дә ачыклык керттеләр. Әгәр андый кеше даими рәвештә башка илдә яши икән, аларга өлешчә мобилизация кагылмый. Әмма вакытлыча гына киткән һәм хәрби исәптә торган кеше хәрби хезмәткә чакырылырга мөмкин.

Инде алдан ук әйтелгәнчә, хәрби хезмәткә армия тормышын күреп кайткан, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу тәҗрибәсе һәм белгечлеге булган кешеләр алына. Беренче чиратта атучылар, танкистлар, артиллеристлар, йөртүчеләр, механикларга игътибар итәчәкләр. Өстенлек званиегә түгел, ә белгечлеккә биреләчәк. Мобилизациягә эләгүчеләргә контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен каралган хезмәт хакы һәм ташлама вәгъдә итәләр. Акчаны исә аларның туганнарына да җибәрү мөмкинлеге бар. Пәнҗешәмбе көнне дөнья күргән Хөкүмәт карарында хәрби хезмәткә киткән кешенең эш урыны сакланачагы әйтелә.

 

Тәртип булсын!

Бу эштә өзеклек килеп чыкмасын өчен республикада хәрби комиссариатларга өстәмә ярдәм күрсәтәчәкләр, транспорт мәсьәләсендә булышачаклар. Татарстан Президенты, республика чакырылыш комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында узган район һәм башлыкларына әнә шундый күрсәтмә бирде. Моннан тыш, җыю пунктларында туклану, медицина хезмәтен күрсәтү, тәртип саклау мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Президент җаваплы барлык структуралар катнашында көн саен селектор киңәшмәсен үткәрергә кушты. Бүлек җитәкчеләре анда шәхсән катнашачак. Вазгыять буенча оператив мәгълүматны көн саен Татарстан Президентына хәбәр итеп торачаклар.

 

Кемнәр чакырылмый?

Хөкүмәтнең «Телеграм-канал»ындагы мәгълүматларга караганда, түбәндәге өлкәләрдә эшләүчеләр хәрби хезмәткә чакырылмаячак:
– IT өлкәдә эшчәнлек алып баручы, мәгълүмат инфраструктурасы эшчәнлеген тәэмин итүче аккредитацияләнгән оешмаларда эшләүчеләр;
– Россия элемтә операторлары булып торучы,  мәгълүматлар эшкәртү үзәкләрен, шулай ук гомуми файдаланудагы элемтә челтәре һәм элемтә чараларын кертеп, аерым элемтә корылмалары эшенең иминлеген тәэмин итүче оешмаларда эшләүчеләр;
– мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендәге төп оешмаларда, редакцияләрдә, теркәлгән массакүләм мәгълүмат чараларында, телеканалда, радиоканалда эшләүчеләр, массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерүгә һәм (яки) таратуга җәлеп ителүчеләр;
– илкүләм түләү системасының, финанс базарының, тере акча әйләнешенең тотрыклылыгын тәэмин итүче оешмаларда эшләүчеләр.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү