Рөстәм Миңнеханов Россия табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Россия табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты. Президенттан тыш, очрашуда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы (Рослесхоз) җитәкчесе Иван Советников һәм Россия Табигать һәм Татарстан министрлыкларыннан башка вәкилләр катнашты.

Очрашу барышында Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырыла торган «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Иделне савыктыру» федераль проектлары мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Козлов су объектларының ярларын ныгыту, республика елгалары буенда су саклаучы урманнар утырту һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.


Фикер өстәү