Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең көч – бер йодрыкка туплануда»

Дәүләт Советы утырышында депутат Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операцияне хуплап белдерү ясады.

Парламентчы, килеп туган хәлләрне өйрәнеп, Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрне матди яктан тәэмин итүгә булышырдай депутат комиссиясен оештырырга чакырды. Эдуард Шәрәфиев әйтүенчә, районнарда, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен, махсус эш төркемнәре оештырырга кирәк. «Үз бурычларын үтәргә китүчеләр өйләрендә барысы да тәртиптә икәнен белеп торырга тиеш», – диде депутат.

Эдуард Шәрәфиев шулай ук, кирәк булса, повестка алган очракта, Ватанны сакларга әзер булуын белдерде.
– Ил Президенты, Башкомандующий әйтүенчә, хәлләр катлаулы, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, депутатларга мөрәҗәгать итеп. – Илебезнең мөстәкыйльлеген саклау турында сүз бара. Махсус хәрби операция Украина түгел, ә Украина территориясендә Көнбатыш илләре белән алып барыла.
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук депутатларны аңлату эшен көчәйтергә, сайлаучылар янына барып, вазгыятьне аңлатырга чакырды. «Кыю булыгыз, – диде ул, – шикләнүчеләрне яки махсус хәрби операциягә каршы булучыларны дөрес фикер йөртмәүләренә инандырыгыз, алар белән сөйләшегез. Безнең көч – бер йодрыкка туплануда. Ватанны сакларга кирәк».


Фикер өстәү