«ВТ» хәбәрчесе: Кыямәт көне якынлаша

Соңгы айларның һәм көннәрнең ашкын тизлектә агучы вакыйгалары, башка тимер таяк белән суккан кебек тәэсир итә торган хәлләр һәм карарлар күңелләрдә «Ни өчен болай?» дигән сорау уятмый калмыйлар, чөнки аларның мантыйгын табып булмый.

Кешелек дөньясы фаталь рәвештә фаҗигале адымнар атлый. 20 сентябрьдә генә Сербия Президенты Вучич бер-ике ай эчендә Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң күрелмәгән зур конфликт башланып китү ихтималы барлыгын игълан итте. Хәер, 2022 елга фаразларда ук без ул конфликтның кай төбәкләрдән үсеп чыгачагын анык итеп әйткән идек һәм фаразларыбызның тормышка ашуын чәчләр үрә торган хәлдә күзәтәбез. Тик Вучич халыкара лидерлар клубына керә һәм анда мәгълүмат төгәлрәк. Әмма дә ләкин бу язмада мин кешеләрне булачак дәһшәтле хәлләр белән куркытырга җыенмыйм. «Ни өчен шулай һәм ни эшләргә?» дигән сорауларга өлешчә җавап бирергә генә тырышырмын.  Бу юллар авторына күптән инде кешеләр: «Без ярый яшәдек инде, балалар, оныклар бар бит, аларны афәтләрдән ничек сакларга?» – дигән сорауларны еш бирәләр.

Вакыйгалар һәм хәлләр исә кешеләрнең рухи халәтенә, күңелләренең каралыгына-чисталыгына бәйле рәвештә формалаша. Ахырзаман илчесе Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу хакта: «Минем өммәтемнең иң яхшы вәкилләре – минем белән бер чорда яшәүчеләр, алардан соң — аннан соң килүчеләр, алардан соң — тагын аннан соң килүчеләр. Соңыннан шундый кешеләр килә: күрәләр, әмма шаһитлек бирмиләр (иман китермиләр дип аңлыйк), хыянәт итәләр һәм тугрылык сакламыйлар, вәгъдә бирәләр, әмма үтәмиләр һәм алар арасында юанлык һәм симезлек тарала», – ди. Кыямәт якынлашуның бер билгесен шәрехләүче хәдистән бик яхшы күренә: иман зәгыйфьләнү, адәм балалары арасында ышаныч бетү, таянырлык кешеләр аз калу белән симезлектән интегүче кешеләр саны арта, ягъни рухи халәт физик халәткә әйләнә.

Газета хәбәрчесе, бу юлларны язганда, онлайн режимдагы дөнья статистикасын ача һәм бүген Җир шарында 1 миллиард 733 миллионнан күбрәк кешенең артык авырлыктан интегүен күрә. Бу – һәр дүрт-биш кешенең берсе дигән сүз. Симезлеге туры мәгънәсендә чиргә әйләнгән һәм шуннан җәфа чигүчеләр саны 818 миллионнан артык һәм бу санга секунд саен диярлек бер-ике кеше өстәлеп тора. Симезлек эпедимия кебек тарала дигән сүз бу. АКШта бүген ярты көн эчендә (бу юллар төш вакытында языла) симезлек дигән чиргә каршы көрәшү өчен 102 миллион доллардан артык акча тоттылар. Сумма шулай ук секунд саен үзгәреп тора һәм тәүлек ахырына ике тапкыр артыр дип уйлыйбыз. Чиргә каршы зур акча тотып көрәшү нәтиҗәләр бирми, күңел чисталыгыннан башка бу чирдән котылып булмый. Симезлектән котылу өчен, хыянәтсез кергән хәләл малдан гына чамасын белеп файдаланырга кирәк.

Кыямәт якынлашуның без игътибар итмәгән тагын бер билгесе – тел ярдәмендә ризыкланучылар. Хезмәт хакы сүз сөйләүгә бәйле булган дистәләгән профессия вәкиле пәйда булды соңгы гасырларда. Болар – адвокатлар, укытучылар, пропагандистлар, артистлар, депутатлар, сенаторлар, конгрессменнар… Профессияләрнең күбесе тыелмый тыелуын, әмма ялган ант бирү, тиеш булмаган кешеләрне чамасыз ялган мактау һәм шуның ише рөхсәт ителмәгән башка ысуллар белән байлык туплау гаепләнә. Профессияләрнең күбесе коррупцион керемнәргә дә юл ача, яисә башкаларга билгеле булмаган мәгълүматлардан файдалану нәтиҗәсендә мал арттыру мөмкинлеге бирә. Соңгы көннәрдә генә «Нью-Йорк таймс» газетасы 97 американ сенаторының инсайдер сәүдәсе аша зур байлыклар туплавы хакында язып чыкты. Август аенда гына Кытай белән Тайвань арасында зур сугыш китереп чыгаруга сәбәпче була язган Нэнси Пелоси дигән карчык бар бит әле. АКШ Конгрессының вәкилләр палатасы спикеры. Аның ире июль башында Nvidia компаниясе акцияләрен сатып алган, чөнки хатынының «Чиплар турында закон» эшләвен белгән. Закон Nvidia акцияләренең кыйммәтләнүенә китергән. Үзен гаделлек һәм демократия өлгесе итеп тәкъдим итәргә яратучы Пелоси ханымның яраткан ире җиңел генә байлыгын арттырган да куйган. Хатының тел бистәсе булса, баюның шундый юллары да ачыла ала икән. Конгрессменнар һәм сенаторлар халыкка билгеле булмаган яшерен мәгълүматка (инсайдка) ия, шул аларга фонд сәүдәсендә кул җылытырга мөмкинлек бирә. Бу тыелган, әлбәттә, әмма нәфес тыелган дигән сүзгә бик буйсынмый бит. Менә шундый гаделсезлекләр өсте-өстенә җыелып, зур конфликтларга китерә дә инде.

Кыямәтнең соңгы вакытларда күзәтелә торган тагын бер билгесенә игътибар итәргә киңәш бирер идем мин. Ул – кисәк үлемнәрнең артуы. 2020 елда коронавирус пандемиясе тарала башлаганнан соң, спорт ярышлары вакытында спортчыларның кисәк егылып үлүләре аеруча күп күзәтелә. Гади кешеләр дә тиктомалдан үләләр дә китәләр. Пандемиягә кадәр дә бар иде андый хәлләр. Хәзер күпкә артты. Канада докторы Роджер Ходкинсон бу хакта: «Өлкәннәрнең кисәк үлем синдромы хәзерге вакытта иң таралган үлем сәбәбенә әйләнеп бара. Бу кешеләрнең күбесе инсульттан, йөрәк өянәгеннән, диабеттан үлгәнгә караганда ешрак үлә. Элек андый хәл күзәтелми иде», – ди.

Хәзерге заман Мәккәсенә барган кешеләр күрәләр: таулар-кыялар эчендә утырган шәһәр кварталлары тоннельләр белән тоташып беткән, йортларны тауларны кисеп төзиләр. «Әгәр син Мәккәнең тоннельләр (каналлар) белән ергаланып бетүен һәм тау түбәләреннән ашкан йортларны күрсәң, бел: кыямәт көне якын», – ди. Әй, кешеләр, без боларны күрәбез бит инде, шулай булгач, күпме вакыт калган… Соңгы вакыйгаларның дәһшәтле бөтерелүе, тормышның сюрреализмга һәм фантастикага охшаган сюжет буенча үсүе, шулай булгач, гаҗәпмени?

«Нишләргә соң?» дигән сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Атаклы шәех Ибн Тәймия сүзләре белән дәлилләп карыйк җавапны. Без «бәяләр күтәрелә» дип зарланабыз бит әле. Ибн Тәймия әйтә: «Бәяләр күтәрелү кайбер колларның гаделсезлеге нәтиҗәсендә булырга мөмкин, аларның төшүе кайбер кешеләрнең игелегенә бәйле була ала», – ди. Димәк, бәяләр төшсен дисәк, гаделсезлекне туктатып, игелек эшләүгә күчәргә кирәк. Шушы ук рецепт башка бәхетсезлекләрнең кимүенә дә китерә ала. Аллаһның илчесе: «Аллаһ белән ант итәм, сез игелеккә өндәргә һәм тыелганнан тыярга тиешсез, югыйсә Аллаһ сезне җәзага тартуны ашыктырачак, шуннан соң сез Аннан сорарсыз, ләкин Ул сезгә җавап бирмәячәк», – ди. Өскә бәхетсезлекләр ишелеп килүнең бер сәбәбе – изгеләрнең игелекне үзләре генә эшләп, башкаларны игелеккә өндәмәве, гөнаһлардан тыймавы. Андый чакта һәлакәт изгеләрне дә аямый. Бәхетсезлек килгәч, кешеләр Аллаһка ялваралар, әмма җавап ишетмиләр. Безнең бүгенге хәлебез шундый түгелме?

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү