Хәрби комиссариаттагы майор: «Ты свободен! На тебя приказ пришел»

Россия Президенты өлешчә мобилизация игълан иткәч, бер танышым: «Армиягә чакыру килсә, нишләр идең?» – дип сорады. Ул моны шаяртыбрак әйтте үзе, әмма йөзендә моңсулык күрдем. Шулай да: «Чакырсалар барам, кәнишне, яшең туры килеп бетми дисәләр генә», – дип елмайгандай иттем.

Моннан төгәл 50 ел элек Риман абыегызны солдатка озатканнар иде инде. Бер уйлаганда, мин армиягә алынырга тиеш түгел идем. Университетта хәрби кафедра булып, һәрберебезгә лейтенант дәрәҗәсе бирәләр иде. Ни сәбәпледер, миңа хәрби дәрәҗә бирү турында приказ килеп җитмәгән булган. Шуңа күрә язгы матур көннәрнең берсендә хәрби комиссариатка чакырып кулга повестка тоттырдылар да: «Рядовой булып хезмәт итәрсең», – диделәр. «Есть!» – дигән булдым да чыгып киттем инде. Авылга кайтып, әти-әнигә повестканы күрсәттем. Алар артык борчылмый-дулкынланмый гына озату кичәсенә әзерләнә башладылар…

Озаттылар мине. Әни: «Йөзебезгә кызыллык китермә, улым!» – диде. Әти: «Барып җиткәч, хат язарга онытма!» – дип өстәде.

Ул еллардагы матур гадәт буенча дуслар белән авыл урамнарын җырлап әйләндек. Икенче көнне иртүк иң якын дуслар белән колхоз машинасына утырдык та:

«Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сау булыгыз туганнар», –

дип кулъяулык болгый-болгый, җырлап авылдан чыгып киттек.

Казанга, хәрби комиссариатка чакырган вакытка килдем дә, 3 нче бүлек башлыгы бүлмәсенә кереп: «Военнообязанный Гилемханов по повестке прибыл», – дидем. Майор: «Как прибыл, так и убыл», – дип сөйләнә-сөйләнә чакыру кәгазен кәрҗингә ыргытты да: «Ты свободен! На тебя приказ пришел», – диде. Дөресен әйткәндә, мин югалып калдым. Оят иде миңа. Майорга авылда озату кичәләре үткәреп, әти-әни, дуслар белән саубуллашуым турында сөйли башладым. Баксаң, 1972 елгы язгы чакыруда офицерлар алу нормасы үтәлгән икән. Ә мин: «Рядовой булып хезмәт итәрмен», – дип карыйм. Майор: «Не положено!» – дип кырт кисә. Офицерны рядовой итеп армиягә алу  закон бозу була икән.

Хәрби комиссариаттан чыктым чыгуын, тик кая барырга белмим. Авылга кайту турында уйлау да юк инде ул. «Солтан малаен армиягә яраксыз дип браковать иткәннәр», – дигән сүз таралачак. Безнең заманда хәрби хезмәткә яраксыз дип табылу хурлык санала иде шул. Андыйларга  хәтта кызлар да шикләнеп карады.

Без бит сугыш турында кинолар карап, үзебез ясаган агач мылтыклар, кылычлар белән «сугыш-сугыш» уйнап үскән буын. Минем дә армиягә китәсе, тагын да чыныгасы, берәр батырлык күрсәтеп, берәр медаль тагасы килә иде. Бәлки, капитан погоннары да эләгер иде әле…

Шул вакытларны искә төшереп, хәзерге көн турында уйланам. Такташның «Безнең хисләр сездә кабатланмас, сез ул хисләр белән янмассыз…» дигән шигъри юллары күңелгә кереп ала. Без дә каршылыклы бер чорга килеп кердек. Һәм бу чор кешеләре дә иң зур идеаллар өчен, шул ук шагыйрь язганча, «җирдә зур дау алып барырга» мәҗбүр. Без:

«Туфрагына алтын чәчсәләр дә,

Җитми икән туган җирләргә», –

дип юкка гына җырламыйбыз.

Тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, дөнья ничек кенә буталмасын, Ватан ватан булып кала. Тукай әйтмешли, «Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл».

Туган җиргә мәхәббәт, Ватанны саклау хисләре һәркем күңеленә мәңгелеккә кереп урнашкандыр инде ул.

Риман Гыйлемханов


Хәрби комиссариаттагы майор: «Ты свободен! На тебя приказ пришел»” язмасына фикерләр

  1. Риман абый, дисэм,эллэ ничек.Узем дэ куптэн эби.»Татарстан яшьлэре» газетасынын ниндидер юбилее унаеннан,анда эшлэучелэрнен хэрберсенен фотосы астында нинди дэ булса язу диимме бар иде.Сезнен фото астында «Мптур булгач нишлэсен инде ул», дигэн иде.Инде ничэ еллар шушы жомлэне гел кулланам.Канатлы гыйбэрэлэр шулай килеп чыгадыр инде ул😀

Фикер өстәү