Бәйрәмнәргә табын әзерләүче Альбина: Бик ошатып калсалар да, ахырдан берәр күңелсез сүз ишетелә

Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче Альбина Салихова төрле бәйрәмнәргә өстәл әзерләп бирә. Кулында җир милке белгече һәм азык-төлек сәнәгате технологы дигән дипломнары булса да, бу эшен ул күңел эше ди. Каенанасы, каенатасы белән бергә яшәүче килен, ире белән дүрт малай үстерүче ханым ничек бар эшкә дә өлгерә соң? Бәйрәмдә заказга табынны кемнәр әзерләтә? Альбинадан әнә шул хакта сораштык.

– Мин пешеренергә бик яратам. Электән нинди генә ризык пешерсәм дә, аны социаль челтәрдәге сәхифәмә куеп бара идем. Кайбер чакта ясаган салатларымны, кабымлыкларымны ошатып, заказга ясатучылар булгалый иде. Ә менә табын әзерләү турында уйлаганым да юк иде. Бер тапкыр Саба районына кыз озату мәҗлесенә өстәл әзерләп бирүемне сорадылар. Аны-моны уйлап тормыйча ризалаштым. Табын әзерләп йөрү шул көннән башланды инде, – дип искә ала Альбина. – Кешеләр бер-берләреннән ишетеп, мине чакыра башлады. Коръән ашлары, бәби чәе, килен төшерү, кыз озату, юбилей кебек мәҗлесләргә гел заказларым булып тора.

Менюны заказ бирүче белән бергәләп хәл итәләр. Кемгә нинди ризык кирәк, шуны әзерләп бирә. Киңәшләрен дә кызганмый. Салат табында озак торасы булса, суганлы һәм йомыркалыларны әзерләмәү хәерле, мәсәлән.

– Башта өйдә әзерлисен әзерлим, – ди Альбина. – Ризыкларым әзер булгач, чакырган җиргә чыгып китәм. Анда тагын берничә сәгать эшлим. 15–20 кешелек табынга әзер ризыкларны тезеп, бизәп кую өчен 2–3 сәгать вакыт кирәк. Бер табын әзерләр өчен ике көн китә. Әмма үземә эшем ошагач, шулкадәр тиз эшләгән кебек булам.

Альбинаның дүрт малае үсеп килә. Аларны каенатасы белән каенанасы караша икән. Бик кирәк чакта үзенекеләр дә ярдәм итеп тора. Олы улыма ышанырга була, ди үзе. Ул энеләрен карау гына түгел, өйдәге эшләрне дә эшләшә икән. Ире табын әзерлисе җиргә йөртә.

– Кечкенә улым белән декрет ялында саналам. Гаиләгә акча кереп торгач, рәхәт инде. Заказларның күбесе атна ахырына була. Шуңа да өйдәге эшләрне атна уртасында эшләп куярга тырышам. Әти-әнигә, иремә рәхмәт, – ди ул. – Кешегә ярау җиңел түгел. Төрле чаклар була. Бик ошатып калсалар да, ахырдан берәр күңелсез сүз ишетелә. Әмма мин боларны йөрәгемә якын алып тормыйм. Эшемне җиренә җиткереп башкарам. Ни дисәң дә, рәхмәт әйтүчеләр бик күп. Аларның яхшы сүзләре канат куя да инде миңа.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Бәйрәмнәргә табын әзерләүче Альбина: Бик ошатып калсалар да, ахырдан берәр күңелсез сүз ишетелә” язмасына фикерләр

  1. Хэрбер мэжелескэ өч төрле кеше килә берсе ләчтит жыч,икенчесе хәлеңне белә өченчесе урлаша юөтен кешенеңдә авызын яулык белән каплап бетереп булмый ,аоада бар шундый жунсез кешелэр ,исең китмэсен ,акыллы кеше рэхмэт әйтэдэ китэ ,жүләрләрне бит чэчеп үстермиләр үзләре тишелеп чыга мин андый явызларга яңадан борылыпта карамас идем уңышлар сиңа

Фикер өстәү