Табиб-офтальмолог Элина Минхуҗина: «Арпаны үз белдеклегең белән дәваларга маташу – зур хата»

Арпа дисәң – арта, бодай дисәң – бетә. Им-томга ышанучылар күзгә чыккан арпадан әнә шулай котылырга киңәш итә. Табиблар исә аны белгеч кушкан алымнар белән дәваласаң да таманга килә, дип кисәтә. Күзгә арпа чыгуга җитди карарга өнди алар. Ник дигәндә, вакытында һәм дөрес итеп дәваламасаң, ул җитди авыруга ук әверелергә мөмкин. Республика офтальмология хастаханәсе табиб-офтальмологы Элина Минхуҗина күзгә чыккан арпаның без белмәгән яклары турында сөйләде.

– Элина Ленаровна, күзгә арпа чыгу бигрәк тә нәрсәсе белән куркыныч?

– Халык телендә күзгә арпа чыгу дип йөртелгән күренеш фәнни телдә гордеолум дип атала. Ул керфек төбендәге май бизләре яки төк янчыгының эренләп шешүеннән гыйбарәт. Тышкы кыяфәте белән арпаны хәтерләткәнгә күрә аңа шундый исем бирелгән дә инде. Теләсә кайсы ялкынсынулы күз авыруы куркыныч. Шуңа күрә күзгә арпа чыгуга да бармак аша карарга ярамый. Аны үз белдеклегең белән дәваларга маташу да – зур хата. Кайберәүләр хәтта күзгә чыккан арпаны сытарга ук керешә. Янәсе, болай эшләгәндә ул тизрәк төзәләчәк. Әмма аны сыткан очракта күз чокыры һәм күз кабагы үлекләргә, андагы кан агуланырга мөмкин.

– Ул ни сәбәпле пәйда була?

– Күздәге арпаны, нигездә, стафилококк дигән бактерияләр китереп чыгара. Алар кешенең тәнендә, чәчләрендә очрый. Иммунитет нык булганда, организм аларга бирешми. Иммунитет какшауга, алар да активлаша. Стафилококклар үтеп кергәч, чәч тамырларында ялкынсыну башлана. Керфек төбендәге арпа да шул рәвешле пәйда була. Дөрес тукланмаган, чамадан тыш авыр физик эш башкарган, даими рәвештә стресс кичергән кешедә ул берничә урында ук чыгарга мөмкин. Пычрак куллар белән күзне уу, тузанлы бүлмәдә утырган очракта да күзгә арпа чыгарга мөмкин. Эндокрин, ашказаны-эчәк системасы авырулары булган, урамда яки санитария таләпләре үтәлмәгән җирдә эшләүче яки ялкынсынулы күз авырулары кичергән һәм ахыргача дәваланып бетмәгән кешеләрдә гадәти күренешкә әверелә ул.

– Сыйфатсыз косметика куллану аркасында да күзгә арпа чыга аламы?

– Теләсә кайсы косметиканы, әйтик, шул ук тушьны кулланганда без тән тиресе, күз һәм күз кабакларының саклагыч катламын зарарлыйбыз. Шул рәвешле күзгә төрле ят кисәкчекләр, инфекция үтеп керү өчен  менә дигән шартлар туа. Күз кабагына косметика тидергәндә без тире бизләренең чыгу юлын томалыйбыз. Бу исә үз чиратында күзләрне ярсыта. Нәтиҗәд, күз кабаклары чите (блефарит), күз кабагы кимерчәге ялкынсынуга (халязион) китерергә мөмкин. Дөрес, арпаның  кайсы төр косметика куллангач килеп чыкканын фәнни яктан раслаган мәгълүматлар юк. Әмма шунысы хак: теләсә кайсы косметиканы дөрес кулланмаган, көн азагында аны дөрес бетермәгән очракта, күздә гордеолум пәйда булу куркынычы бермә-бер арта.

– Күзгә чыккан арпадан ничек котылырга?

– Иммунитет нык булган очракта, күздәге арпа бернинди дәвалаусыз, үзеннән-үзе дә бетәргә мөмкин. Аны өйдә үзлегеңнән генә дәваларга киңәш ителми. Бу очракта еш кулланылган халык медицинасы чаралары да билгеле. Шәхсән аларны хупламыйм, әмма аларга каршы да килмим. Әмма бу очракта шунысын истә тотарга кирәк: күзгә чыккан арпаны алар нигезендә дәвалаган очракта күздәге үлекле шеш тишелергә, шуның аркасында күзгә инфекция эләгеп, иң аянычлы нәтиҗәләр күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә гордеолум табиб күзәтүе астында дәваланырга тиеш. Белгеч бу очракта бактерияләргә каршы чаралар кулланачак.

– Күзгә чыккан арпа коронавирустан өзлегү дә була аламы?

– Коронавирусның күзләргә дә зыян салуы фәнни дәлилләнгән. Әмма күзнең лайлалы тышчасы конъюнктивит, блефароконъюнктивит кебек күз авырулары аркасында зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә коронавирус күз авыруларының баш калкытуына китерә дисәк дөресрәк булыр. Коронавирус белән авырып терелгәннән соң иммунитет какшау, күз кабакларында хроник үзгәрешләр пәйда булу аркасында күзгә арпа чыгу өчен җирлек пәйда булырга мөмкин. Әмма бу коронавирустан соң өзлегүнең бер төре дигән сүз түгел.

Күзгә арпа чыкмасын өчен табиб киңәшләре

– Еш кына безгә бер үк күзгә даими рәвештә арпа чыгудан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта кеше үзенең, нигездә, нинди чирдән интегүенә игътибар итәргә кирәк. Ашказаны-эчәк тракты авырулары, шикәр чиреннән интегүчеләр еш кына күзгә арпа чыгудан тилмерә.

– Аны кисәтү өчен, иң беренче чиратта, гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, иммунитетны ныгытырга кирәк.

– Тәннең артык җылынуы яки туңуыннан да сакланырга кирәк.

– Инфекцияле, җитди авыруларны да вакытында дәваларга кирәк.

– Актив тормыш рәвеше алып бару, дөрес туклану да күзгә арпа чыгуны кисәтергә ярдәм итәчәк.

– Күзгә арпа чыкканда мунчада, саунада парланып утырырга ярамый.

– Күздәге арпа еш кына җитдирәк авыруга (халязион) әверелә. Андый чакта күзнең кимерчәк тукымасы ялкынсынып, анда тыгыз шарчык пәйда булырга мөмкин. Бу очракта аннан операция ярдәмендә генә котылып була.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү