«Улымны даһига санамыйм»: балалардан гений ясап буламы?

Бүген әти-әниләр сабыйларын биләүсәдә килеш тизәйткечләр, менталь арифметика курсларына яздыра, бер түгәрәктән икенчесенә, өченчесенә йөртә.  Күршесенең баласы өч тел белсә, аныкы тагын да уздырырга тиеш. Бу – замана модасымы, әллә «супер» әти-әниләрнең баласын акыллы итү теләгеме? Бөтен баладан да даһи ясап буламы?

Көче җитмәсә, мәҗбүр итмә

Белгечләр, һәр бала сәләтле була, диләр. Монда хаклык та бар. Кемдер җырга, биюгә, шигырь сөйләргә, кемдер кул эшенә оста. Без талантлар арасында яшибез. Әмма ниндидер үзенчәлеге белән башкалардан аерылып тору, шаккатыру сыйфаты һәркемгә дә хас түгел. Газетабызда 4 яшьлек Тамерланның 40 төрле алвафитны белүен, башлангыч сыйныфта укыган  Рүзәлнең математикадан 11 нче сыйныф дәреслегеннән биремнәр чишүе турында язып чыккан идек. Ә менә яңа героебыз Александр Куриненко 1 нче сыйныфтан дүрткә сикергән.

Казан мәктәпләренең берсендә 9 нчы сыйныфта белем ала ул. Саша башка  сыйныфташларына караганда ике яшькә яшьрәк. Аңа хәзер – 13 яшь. Егетнең сәләте турында аның әнисе, укытучы Анна Маргулис белән сөйләштек.

– Улым үзен даһига санамый. Мин дә аны күкләргә чөймим. Тик шулай да кайбер үзенчәлекләре турында әйтә алам, – дип тыйнак кына башлады сүзен Анна Маргулис. –  Ике яшьтә без сөйләгән барлык әкиятләрне яттан белә иде инде ул. Хәтере бик яхшы. 3 яшьтә укырга өйрәнде. Бик җитди, белемле бала. Белмәгәне юк. «Кечкенә профессор» дип йөртә идек. Әтисе дә, мин дә  улыбызга буш вакытыбызны кызганмадык. Тәрбиячебез дә бик әйбәт туры килде. Мохитнең дә уңай йогынтысы бар.

Анна Маргулис белдергәнчә, мәктәпкә Саша бик тырышып әзерләнгән. Тик аңа 1 нче сыйныфта яшьтәшләре арасында күңелсез булган. Барысын да белгәч, каләм кимереп утырудан файда юк. Шуннан соң әнисенә үзлегеннән уку теләген белдергән.

– Бу вакытта улыма 8 яшь иде. Күңелем белән каршы булсам да, баламның хыялын челпәрәмә китерәсем килмәде. Тик сиңа булыша алмыйм, вакытым юк, үзеңә укырга туры киләчәк, дип аңлаттым. Дәресләрен мөстәкыйль укыды, бары инглиз теленнән генә булыштым. Сынауларны тапшыргач, 4 нче сыйныфка укырга күчте. Укудагы кайбер бурычларын ел дәвамында тапшырды. Сыйныфташларыннан ике яшькә яшьрәк булса да, кыенлыклар тумады. Биология буенча республикакүләм олимпиадаларда җиңде, музыка буенча халыкара ярышларда катнаша. Киләчәктә табиб буласы килә, – ди гаҗәеп баланың әнисе.

Анна Маргулис  фикеренчә, баланы мәҗбүриләп түгәрәкләргә йөртергә, аңа  көче җитмәгән эшне кушарга ярамый. «Бүген әти-әниләр хәтта 1 яшьтән үк сабыйларын төрле мәйданчыкларга йөртә башлый. Кая ашыгырга? Мин шаккатам андыйларга. Үзлегеннән укырга теләк белдергәндә генә баланы өйдә укырга күчерегез. Ял итәргә дә, дуслары белән аралашырга да вакыты калсын», – ди ул.

Чүп үлән кайда да үсә…

КФУ галиме Әнис Галимҗанов та хәзерге заманда дрессировка дигән нәрсә еш күзәтелүен әйтә. Әти-әниләрнең мәҗбүри рәвештә балаларын махсус мәктәпләргә, IT һәм башка юнәлешләргә бирүен чынбарлыкта балаларны казармага тыгуга тиңли ул.

– Ул мескен бала беркая чыкмыйча, дәресен 12 сәгать дәвамында ятлап утыра. Алга таба кем булачак? Ул бит нормаль җәмгыятьне күрми, яшьтәшләре белән аралаша алмый. Хәзер өйрәнгән хәзер актуаль, әмма иртәгә алай булмаска мөмкин. Агачны теплицага утыртып, шунда үстерергә тырышалар. Ашлама сипсәң дә, үсмәскә мөмкин әле ул. Шул ук вакытта чүп үләнгә бернинди тәрбия дә кирәкми. Бала үзе табып кирәксенсә яхшы. Әмма аны көчләп каядыр бирү – зур хата, – ди Әнис Галимҗанов. – Мин балаларны гап-гади мәктәпкә бирдем. Оныкларны да шулай. Үзләре теләсә, алга таба барырлар. Хәзерге вакытта мәгълүматны теләсә каян алып була. Баланы махсус богаулап, бер якка юнәлтергә кирәкми. Кайбер кешегә файдасы да бардыр. Тик гомумән алганда, ялгыш нәтиҗә бу. Бик акыллы укучы мәктәпне 10 яки 15 яшьтә тәмамлады ди. Шуннан нәрсә? Аның балачагы, яшьлеге урланган бит. Алар –  бәхетсез кешеләр. Фәннәрне яхшы укыгач,  мине  дә  9 нчы сыйныфта укытмадылар. Рано карары буенча, 8дән 10 нчы сыйныфка күчтем. Дөрес, моның бер авырлыгын да күрмәдем, ләкин мин бер ел яшьлегемне югалттым. Хәзерге акылым булса, гомердә дә болай эшләмәс идем. Мин үземнең гап-гади авыл мәктәбендә укуым белән бәхетле.

Даһилык билгесе бар

Әлки районының Югары Әлморза мәктәбендә кулибиннар белем ала. Алар йорт өчен кирәк-яраклар уйлап табып, гадәти булмаган проектларны тормышка ашыра. Арада казлар куу җайланмалары, бакча эшкәртү өчен техника, мотобуксир, җирдә йөри торган катамаран да, телефонга заряд җыйдырткычлар да бар.

– Авыл мәктәбендә дә сәләтле укучыларны үстереп була. Эзләсәк, укучыларымда да даһилыкның бер өлеше бар, – ди  «Яшь техник» түгәрәген алып баручы, технология укытучысы Марс Нотфуллин. – Белгәннәренә шатлана инде алар. Уйлап табарга бик оста булган укучым Ленар Билалов хәзерге вакытта Димитровград шәһәрендә техникумда программистлык белгечлеген үзләштерә. Ул тырышлыгы белән генә түгел, уйлап табучанлыгы белән аерылып тора. Катамаран ясаганда Алия дигән укучым: «Абый, бәрелгәч тә ватылмый торган булсын», – диде. Шулай эшләдек тә. Баксаң, аны инглизләр теплоходларга шулай ясаган икән. Бертөрле уйлаучылар бар, димәк. Без интернеттан карамыйбыз, кешедә булган әйберне кабатларга яратмыйбыз. Иске әйбер ясап, алга таба барып булмый. Патентка тәкъдим итәрдәй  хезмәтләребез бар, әмма арада миллионнар китерә торганнары юк.

Ленар Билалов шактый гына нәрсәләр уйлап тапса да, үзен «акыллы баш» дип санамый. Кызыксынган һәр кеше нәрсә булса да уйлап табарга сәләтле, ди ул.

– Идеяләр уйламаганда туа. 5 нче сыйныфта түгәрәктә электромобиль ясадым. Аның белән йөрергә дә, кар эттерергә дә мөмкин. Тагын ике елдан умарта оясындагы рамның балын үлчәүче прибор уйлап таптым. Коронавирус вакытында да берәр файда китерәсе килде. Һаваны чистарта торган җайланма уйлап таптым. Трактор да җыйдык, аның белән ындырдагы эшләрне башкарабыз, бәрәңге дә алдык, – ди Ленар үз хезмәтләре турында.

 Генийлар меңгә бер генә

Нейропсихолог Нуршат Галимова белдергәнчә, дөньяда даһилар 0,1 процентны гына тәшкил итә.  Аның фикеренчә, әти-әниләр баланың IQ  белемнәре белән ярыша, ә бу тормышта үз юлын таба аламы, рухи кыйммәтләр турында уйламый. Бу – бик зур проблема. Мәктәпкә кергәнче үк укый, яза белсен дигән таләп куя. Аның эчке дөньясы белән кызыксынмый. Нинди сәләте бар, бу шөгыль аңа туры киләме, юкмы – аның турында үз күзлегеннән чыгып кына уйлый. 5 яшьтә бала үзенә нәрсә ошый яки ошамавын әйтә ала бит инде. Юк, әмма әти-әни аңа игътибар бирми.  Миндә бу әйбер юк иде, балада булырга тиеш, ди. Тик бу дөрес түгел.

– Бүген төрле тикшерүләр үткәрү өчен мөмкинлекләр бар. Без баланың сәләтен ачыклау өчен нейрометрия ясыйбыз. Генетикадан берәү дә баш тартмады әле. Аңа да игътибар итәргә кирәк. Бу әти-әни шундый булган, бала да шуны кабатлаячак дигән сүз түгел. Ул сәләт әби-бабайдан килергә дә мөмкин. Безнең үзәккә килүчеләр арасында да бик үзенчәлекле балалар бар. Алар башкача фикерли, кайчан онытылып, «һавага очып» китәләр. Сөйләшү, күзаллау сәләте башка, үз-үзен тотышы белән аерылалар, – ди нейропсихолог.

Нуршат Галимова әйтүенчә, сәләтле балаларны танып, вакытында ярдәм итәргә кирәк. Дөрес ярдәм булмаса, андыйлар югала. Аларны бер кысага кертергә, күрше баласы белән чагыштырырга кирәкми. Шулай ук, олысының холкы шундый, кечесе башка төрле, нишләп алай икән, дип аптырамаска куша. «Ул башка вакытта туган бит. Шуңа күрә шулай. Без балалардан соры масса ясарга тырышабыз», – ди ул.

Белгечнең әти-әниләргә тагын бер киңәше бар: «Бала өчен барысын да хәл итмәгез!» «Аю хезмәте» күрсәтү баланың даһилыгын юкка чыгарырга мөмкин. Шул ук вакытта баладан булдыра алмаганны таләп итмәгез!

Фикер

Надир Баһавиев, галим, аэрокосмик инженер:

– Мин – даһи, идеяләрем үзенчәлекле. Әгәр аларга таянсак, дөньяда күп нәрсәгә ирешә һәм Галәмгә дә менә алабыз дип уйлыйм. Татарстан Фәннәр академиясенә бер фәнни мәкалә җибәрдем. Термотөш реактор төзү турында ул. Әгәр аны төзесәк, ул безгә күп итеп энергия бирә, нефть һәм күмергә бәйләнешне киметергә булыша ала. Андый реакторлар әле беркайда юк, аларны бик арзан итеп ясарга була.

Балага юнәлеш бирү өчен, беренчедән, аны тыңларга кирәк. Берничә төрле түгәрәккә алып барып карагыз. Бәлкем, ул арадан бер кызыгын табар. Бу аның талантын ачар. Түгәрәк ул – мәктәптән тыш үсү. Мин кечкенәдән музыка белән шөгыльләндем. Җыр баш эшчәнлеген үстерергә булыша. «Сәләт»тә талантлы кешеләр белән очрашуның да файдасы булды. Университетка әзерләнгәндә математика түгәрәгенә йөрдем, үзем дә химияне өйрәндем. Әти-әни дә булышты. Алар миңа конструкторлар сатып алып кайта иде. Бу да үз нәтиҗәсен бирәчәк.

Алсу Гатауллина, дәү әни:

– Хәзер йомырка тавыкны өйрәтә. Балаларыбыз бездән күпкә акыллырак. Оныгыбыз Динә ике яшьтә сөйләшә башлады. «Дәү әни, әйдә, тәмлүшкәләр белән бергәләп чәй эчик әле», – дигәч, аптырап калдым. Әллә нинди фәлсәфи сораулар бирә, кайчак җавап та биреп булмый. «Әти-әниләр өйгә кайтмаса, мин кем белән яшәрмен?» «Биеккә менсәм, аягым сыначак бит». Вәт әкәмәт, өч яшьлек бала вакыйганың ахырын уйлый. Оныкның хикмәтле булуына карап, кайвакыт куркып та куям. Болыннан чәчәк җыйганда, сабагын сыпырып, матур итеп җыя. Каян белә диген син аны? Үзенчәлекле бала. Үз балаларым андый түгел иде. Әти-әниләре юристлар булганга, шулай акыллымы икән – белмим. Аны хосусый татар-инглиз бакчасына бирдек. Әлбәттә, акыллы булуын телибез. Һәр кеше шулайдыр инде ул. Хәзер бит мөмкинлекләр бар. Нигә шуннан файдаланмаска? Акыллы, тәрбияле баланың әти-әнисе, әби-бабасы булу – горурлык, дип саныйм.

Cәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү