«Чүплеккә ташласам ташлыйм, әмма ул бәягә сатмыйм»: сарык йоны нигә шулай түбән бәяләнә?

Бер көнне редакциягә Мамадыш районыннан Вахит абый шалтыратты. Сарык йонының капчык бәясеннән дә очсызрак йөрүенә күңеле әрни аның. «Әле шушы арада гына йон җыючылар кергән иде. Сатмадым, килосын нибары 5 сумнан алалар! Минем сезгә тапшырган йоным ул салынган капчыктан да очсызгарак чыга бит дип бирмәдем. Чүплеккә ташласам ташлыйм, әмма ул бәягә сатмыйм, дидем. Оятлары да юк: бер пар итекне кимендә бер мең сумнан санасаң да, күпме табыш керә бит! Ә йонны мыскыл итеп шундый бәягә җыялар», – ди ул. Хәзер сарык йоны нигә шулай түбән бәяләнә икән?

Сүздә калган эш

Татарстанда сарык йоны, тиресен җыю бүген үзәкләштерелгән рәвештә алып барылмый. Бу эш белән, нигездә, берничә оешма белән алыпсатарлар гына шөгыльләнә. Дөрес, моннан берничә ел элек республикада сарык йонын җыю-сатуны системалы бер эшкә әйләндерергә тырышып карадылар үзе.

Хәтерләсәгез, моннан биш-алты ел чамасы элек Татарстанда сарык йоны, тиресен күпләп әзерләү эше торгызыла дигән хәбәр таралган иде. Бу җаваплы эш «Татпотребсоюз» идарәсенә тапшырылды. Оешма халыктан сарык йоны, тиресе җыюны үзәкләштерелгән рәвештә алып барырга тиеш иде. Аның кысасында халыктан ел саен 565 тонна сарык йоны һәм 150 мең берәмлек тире чималы җыеп булачак, дип ышандырдылар. Дәүләт тарафыннан бирелгән субсидияләр ярдәмендә белгечләр бу чималны халыктан җыю бәясен дә контрольдә тотарга өметләнде. Әмма бу вәгъдәләр сүздә генә калды.

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров моның берничә сәбәбен атый.

– Кызганыч, бу эш барып чыкмады. Билгеле булганча, Кукмарада данлыклы итек фабрикасы бар. Аларга бездәге чимал гына җитәрлек түгел. Ник дигәндә, бүген бездә сарык йоны тиешенчә җыелмый. Икенчедән, аларны халыктан сатып алу бәясе дә бик түбән. Ә йон һәрвакыт кирәк. Аннан итек кенә түгел, яхшы сыйфатлы юрган, мендәр, туннар да тегеп була бит. Хәзер Кукмара эшмәкәрләре белән зур эшкә алындык. Үзебезнең фермерлардан җыелган сарык йоны һәм тиресен үзебездә үк эшкәртеп, билгеле бер продукт ясау эшен җайга салырга җыенабыз. Юкса, бүген әлеге төр чимал, нигездә, шәхси хуҗалыклардан гына җыела, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

«Кукмара итек фабрикасы»ның тәэмин итү бүлеге белгече Марат Гарипов сүзләренә караганда, бүген биредә итек басу өчен йонны, дөрестән дә, чит төбәкләрдән, хәтта Казахстаннан ук кайтарталар. «Соңгы арада кертелгән чикләүләрнең тәэсирен сизмәдек. Бүгенгә безнең йон запасы бар. Дөрес, әлегә ул теләгәнчә үк җитәрлек күләмдә түгел. Йонны республикадагы аерым оешмалар, алыпсатарлардан да кабул итәбез. Кеше шәхсән үзе килеп тә тапшыра ала. Йонның килограммын 30 сумнан алабыз», – ди ул.

Бүген Татарстанда йон җыю белән ике зур оешма шөгыльләнә. Шуларның берсе – Кукмарадагы «ГАРО» тәэмин итү-сату авыл хуҗалыгы кооперативы, икенчесе – Казандагы «Татвойлок» оешмасы. Биредә сарык йонының килограммын 25–30 сумнан кабул итәләр. Үзләре үк итек җитештерү өчен тетелгән йон да саталар. Аның килограммын 140 сумнан озаталар.

Тигәнәк хак төшерә

Азнакайның «Заготконтора» идарәсе җитәкчесе Тәнзилә Кәримова сүзләренә караганда, соңгы арада сарык йонының сыйфаты  начарланган. Элек аны елына ике мәртәбә алсалар, хәзер бу эш бер тапкырга гына калган. Бу исә йонның сыйфаты  начаррак булачак дигән сүз. «Хәзер басу тулы тигәнәк. Ә тигәнәкле йонны алмыйлар, алган очракта да ул бик арзан», – ди ул.

«Заготконтора» идарәсендә тигәнәккә баткан йонның килограммын, күп дигәндә, 12 сумга алалар икән. Көзге йонның килограммы 25 сумнан йөри. Ул иң сыйфатлы сарык йоны санала. Аннан итек басалар. Язгы йонны исә 15 сумнан кабул итәләр. Анысыннан бияләй, урын-җир әзерлиләр. Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, сарык йонын алыпсатарлар да җыя. Аларда хаклар тагын да түбәнрәк.

– Без үзебез халыктан җыйган сарык йонын «Татвойлок» оешмасына 20 сумнан тапшырабыз. Әле ярый хөкүмәт тарафыннан бирелгән субсидия бар. Шул коткара. Оешмаларга тапшырыр алдыннан йонны эшкәртәбез, пресслыйбыз. Эшкәрткәндә аның бәясе бөтенләй төшеп бетә. Бүген йон җыю, эшкәртү  отышлы эш түгел. Аңа сорау да зур түгел. Безнең заготконторада итек цехы бар иде. Хәзер бит кыш та җылы. Кайбер елны итек киярлек тә булмый, – ди Тәнзилә Кәримова.

«Заготконтора» идарәсеннән авылларга көн саен автолавка йөри икән. Авылга машина киләчәген алдан хәбәр итеп куялар да, халык билгеләнгән көнгә җыйган йонын әзерләп куя. Алып китүче булганда, бер-ике кило йонны сатсаң да, файда бит. Апрель аенда йөри башлаган йон җыю машинасы октябрьдә генә туктый икән. Аннары кирәк кеше идарәгә йонны үзе китерә.

Тәнзилә Кәримова әлеге тармакта 1980 нче еллардан бирле эшли. Ул елларны сагынып искә ала. «200әр тонна сарык йоны җыела иде. Аның хакы да югары булды. Хәзер аның күләме дә, бәясе дә юк. Халык мал санын да елдан-ел киметә бит. Сарык асраучылар да күп түгел. Шулай да йон җыю, эшкәртү эше юкка чыкмас ул. Мондый вазгыять озаграк сакланса, халык малын да, сарыгын да күпләп асрый башлаячак. Аларның йон хаклары да күтәрелер дип өметләнәм», – ди тәҗрибәле җитәкчесе.

Кулында җыелган сарык йоны булган кешеләргә исә аны юк кына бәядән алыпсатарларга биреп җибәрмәскә киңәш итә ул. Мөмкинлек булса, аны бу эш белән шөгыльләнгән махсус оешмаларга илтеп тапшыру хәерлерәк, ди Тәнзилә Кәримова.

Әлки районында сарык йоны җыю белән шөгыльләнүче алыпсатар Алмаз Галимҗанов исә бу фикер белән килешми. Алыпсатарлар да йонга уртача хак куярга тырыша, ди ул. Халыктан сарык йонын җыеп тапшыру – Галимҗановлар нәселенең күптәнге кәсебе. Әтисенең юлын дәвам иткән Алмаз үзе бу эш белән егерме елдан артык шөгыльләнә икән.

– Әти эшләгән чорда йон саткан акча белән салым түләп булган. Хәзер сарык йонының бәясе чыгымнарны да акламый. Бүген халык малны да азрак асрый. Асраганы да сарык йонын яндыра яисә җиргә күмеп котыла. Мин үзем сарык йонының килосын 15 сумнан җыям. Сыйфатлысына да, сыйфатсызына да – шул бер бәя. Йонны күрше-тирә районнардан гына түгел, Ульяновскидан да җыям, – ди ул.

Йоны түгел, ите

Югары Ослан районының Түбән Ослан авылында яшәүче фермер Илшат Садриев хуҗалыгында бүген 400 башлап сарык исәпләнә. Аларны ит өчен генә асрыйм, ди ул. Ник дигәндә, бүген сарыкның йоны да, тиресе дә файда китерми.

– Совет чорында сарыкның йоны итеннән ике тапкыр кыйммәтрәк йөри иде. Элек сарыкны ит өчен түгел, йон өчен асраганнар. Сарыкның йоны – 8 сум, ите 4 сум торган. Бүген киресенчә. Сарык йоны безнең өчен артык мәшәкать кенә булып тора. Аның йоны түгел, тиресенең дә кирәге юк. Шәхсән без анысын ташлап барабыз. Аларны ит өчен үрчетәбез. Аның килосы бүген 400 сумнан да ким йөрми. Совет чорында сарык йонына сорау да зур иде. Аннан нәрсә генә җитештермәделәр. Хәзер бит бар әйбер синтепоннан эшләнә. Бүген тун кигән кеше дә сирәк, – дип сөйләде ул.

Алыпсатарлар Илшат абыйның ишеген дә каккан. Сарык йонын 10 сумга сатып алмакчы булган алар. Әмма фермер мондый юк бәягә риза түгел. Сарык йонын җыеп барып, килограммын 30 сумнан Кукмарага илтеп тапшыра икән.

– Ставропольдә яхшы сарык йонының килограммы 500 сумнан йөри. Бездә бу эш җайга салынмаган шул. Сарык йонын сатудан да тиеннәр генә керә. Бер сарыкның йонын алган өчен 150 сум акча түлим. Бер баштан 2–3 кило йон чыга. Шуны 30 сумнан сатсаң да аның нинди файдасы калсын?! Соңгы арада безнең якта яңа токымлы сарыклар үрчетә башладылар. Аларның йоннарын да аласы юк,  кәҗәнеке кебек үзләре коелып бара, – ди фермер.

  • Сүз уңаеннан, бүген республикада күпләп мөгезле эре терлек тиресе дә җыела. «ВТ» хәбәрчесе элемтәгә кергән тире җыючылар сүзләренә караганда, хәзерге вакытта үгез тиресе – 30 сумнан, тананыкы 10 сумнан йөри. Сугым чорында үгез тиресенең хакы – 45 сумга, тананыкы 25 сумга кадәр күтәреләчәк, дип фаразлый алар.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү