Алтын куллы Сабирҗановлар турында: «Мең дә бер эшне белеп-өйрәнеп туганнар диярсең»

Гадәттә, гаиләдә я ире, яки хатыны гына һөнәрле була. Дөрес, һәркем үз тормышын үзе көтә. Булдыра алганча ремонтлый-төзәтә, ясый-пешерә… Ә менә авылдашларым Сабирҗановлар гаиләсендә барысы да алтын куллы. Мең дә бер эшне белеп-өйрәнеп туганнар диярсең.

Элекке сыйныфташым (хәзер инде авылдашым да) Фәнзәлиянең кул эшләренә һәвәслеге каян килә торгандыр – анысын сораганым юк. Әмма аның оста җиләкче, бәйләүче, чигүче, тегүче икәнен ишетеп түгел, күреп беләм. Блогер түгел ул, әмма кайчакта кызыктырып үзенең сәхифәләренә мичтә пешергән коймакларын, чиләк-чиләк җыйган җиләк-гөмбәләрен, алардан, шулай ук бакчасында үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясаган төрле кайнатма-салатларын куеп сокландырып ала.

Бакчасында үскән суганны да ул башкалар кебек сетка-тартмаларда сакламый, әбиләр заманындагы кебек, «баулап» куярга ярата. «Нократ Аланында эшләгәндә Кукмара районының Адай авылына кунакка кайтып йөрдем. Суган бауларга шулардан өйрәнеп калган идем», – ди үзе. «Баулаган» суганнары фотосын куйган саен сокланып, комментарий язучылар шактый була.

Тик утырырга яратмый. Кулында һәрчак бәйләве булыр. Заказга бик күп балалар киемнәре, башмаклар бәйли, исемнәре үреп язылган мунчалалары да бик популяр. Бигрәк тә балалар мондый бүләккә сөенә икән. Бүләк димәктән, бер елны Фәнзәлия Коръән ашына килгән ике дистәгә якын әбине үзе бәйләгән башмаклар белән сөендергән.

Тормыш иптәше Рафаэль дә бала чактан балта эшенә оста булды. Кечкенә сыйныфларда укыганда ук мәрхүм абыйсы (шулай ук укучы) Равис белән икесе генә койма кора иде инде алар. Тормыш итә-итә, ташчы, калайчы һөнәрләрен үзләштерде. Бүген инде белмәгән бер эше дә юк. Башка чыкканнан бирле бөтен төзелешне ул чакта мәктәп укучысы гына булган улы Фирзәр белән икесе генә эшләделәр. Кайберсен инде ике мәртәбә яңарттылар. Үзе белгән барлык һөнәрне улына ипләп кенә өйрәтүе, аны мөстәкыйль тормышка әзерләвен тирә-күршеләре һәрчак сокланып күзәтә иде. Матурлык яраткан (оста рәссам да әле ул) Рафаэльнең эшләгән бар эше пөхтәлеге, уңайлылыгы белән аерылып тора.

Кызлары Вәсилә дә мәктәптә укыган елларында кул эшләре буенча бик күп бәйгеләрдә катнашып, җиңүче булды. Кул эше белән бәйле булмаган бәйгеләрдә җиңәргә дә еш кына әнә шул һөнәрле булуы ярдәм итә иде. Бөтен фантазиясен эшкә җигеп, ниләр генә бәйләмәде, ниләр генә текмәде, ясамады ул. Берсеннән-берсе үзенчәлекле эшләнмәләренә күргән бер кеше соклана иде (моннан дистә еллап элек бу уңган кыз турында язган идек).

Бүген инде Фирзәр белән Вәсиләнең үз тормышлары. Балалар үстерәләр. Әмма ышанам: әти-әни йортында алган күнекмәләр, осталыклар аларга тормышта күп  проблемаларны хәл итәргә булышадыр. Алар да балаларын үзләре кебек һөнәрле итү өчен тырышадыр. «Өч яшендә Фирзәргә әти (кайнатасы Мулланур абый шулай ук чын балта остасы иде) бүкән кертеп куйды. Зур күсе койрыгы (бездә зур кадакларны шулай дип йөртәләр) кадаклар һәм чүкеч бирде. Кагарга өйрән дип. Шуларны кагарга өйрәнә-өйрәнә Фирзәрнең тырнагы да төшкән иде әле», – дип искә ала Фәнзәлия. Тырышлык бушка китми, нинди генә заман, чор булса да, һөнәрленең дәрәҗәсе кимеми.

Гөлсинә Хәбибуллина    


Фикер өстәү