Татарстан Премьер-министры Машина төзүчеләр көне белән котлады

25 сентябрь – Машина төзүчеләр көне. Бу уңайдан тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез, – диелә котлауда. – Машина төзелеше теләсә кайсы индустриянең “йөрәге” булып тора. Инновацион үсеш юлын һәрдаим камилләшү, фән һәм техниканың өр-яңа казанышлары белән бергә атлау теләгеннән башка гына күз алдына да китереп булмый. Татарстан Республикасы мөмкинлекләре заманча икътисадның мондый таләпләренә тулысынча җавап бирә. Югары дәрәҗәдә профессионализм, гаять зур фәнни һәм техник мөмкинлекләр, төптән уйланган идарәи карарлар һәм Татарстан машина төзүчеләренең сөекле эшләренә тугрылыгы – яңа базарлар яулау һәм инновацияләрне гамәлгә кертү өчен ышанычлы нигез.

Бүгенге гаять катлаулы сәяси һәм икътисади вазгыятьтә финанс тотрыклылыгын, сәнәгать үсешен тәэмин итү мәсьәләләрендә машина төзелеше тармагы роле күп тапкыр арта.

Машина төзелеше предприятиеләренең барлык эшчеләре, инженерлары һәм хезмәткәрләренә намуслы хезмәте, һөнәргә тугрылыгы, республика икътисадын үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерәм. Нык сәламәтлек, җитештерүдә уңышлар, тынычлык, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим!”


Фикер өстәү