Рөстәм Миңнеханов: Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими башлады

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 19 сентябрьдә кайбер муниципаль районнарда район башлыклары сайлануын хәбәр итте. Хисаметдинов Равил Биектау районы башлыгы итеп, Рамил Муллин — Түбән Кама районы башлыгы, Гузаиров Ильяс Баулы муниципаль районы башлыгы итеп сайланган.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, соңгы атнада республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими башлады.

«Авырулар саны кимүгә карамастан, җаваплылыкны киметмәскә кирәк, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. — Вакцинация һәм өстәмә вакцинация буенча эшне дәвам итәргә, санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк».

Татарстан Президенты шулай ук халык белән эшли торган һәм кешеләр күп булган оешмаларда – авыруны профилактикалау өчен битлек режимын үтәүне дәвам итү мөһимлеген билгеләп үтте.

Предприятие хезмәткәрләре арасында авыручылар саны арту күзәтелгәндә дә битлек режимы да кирәк.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада яңа коронавирус инфекциясен дәвалау өчен кирәкле дарулар бар. Беренчедән, инфекцияне йоктырмаска тырышырга кирәк, икенчедән, йоккан очракта – авыруның симптомнарын вакытында күрергә һәм дәвалауны башларга кирәк, диде ул.

/ ТР Президенты Матбугат хезмәте


Фикер өстәү