Республикада атна башына һава торышын фаразладылар

Татарстан территориясендә дүшәмбе болытлы һава торышы, урыны белән көчле яңгыр көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, җил уртача тизлектә, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәергә мөмкин дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көндез +9..+14 градуска кадәр җылытачак.

/Татар-информ


Фикер өстәү