Украинада махсус операция вакытында ике Чаллы егете һәлак булган

Руслан Газизовка — 34, Радик Салиховка — 42 яшь булган.

Руслану Газизову было 34 года, Радику Салихову - 42. 25 сентябрьдә сержант Радик Салихов һәм ефрейтор Руслан Газизовны соңгы юлга озаттылар . Бу хакта үзенең Telegram-каналында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Геройларга мәңгелек дан. Без каһарманнарыбызны истә тотачакбыз», — дип язган ул.

Салиховка 42 яшь иде. 1997 елдан 2000 елга кадәр ул Россия Кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Ир-атны батырлык ордены белән бүләкләделәр.

Газизовның 35 яшендә гомере өзелә. 2007 һәм 2008 елларда хәрби хезмәт уза, ефрейтор хәрби исемен ала. Аның кызы һәм улы калды.


Фикер өстәү