Айза Галиева: «Сәхнәдә үземне иркен тотам, ә тормышта мин оялчан»  

Җырлый, клипларда төшә, актерлык түгәрәгенә йөри, матурлык конкурсларында да катнашырга өлгерә. Бүген бездә кунакта – күпкырлы талант иясе, булачак артист Айза Галиева.

Кунагыбыз турында белешмә

Айзага – 9 яшь;

ул Казанның 57 нче мәктәбендә 3 сыйныфта укый;

Игорь Крутой академиясендә бишенче ел шөгыльләнә;

киләчәктә йә җырчы, йә актриса булырга хыяллана.

– Айза, вокал белән ничә яшьтән бирле шөгыльләнәсең инде?

– Мин балалар бакчасына йөргәндә җырлый башладым. Ул вакытта миңа биш яшь иде. Миңа ошап китте һәм аннары моның белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башладым. Без әле ул вакытта Түбән Камада яши идек. Игорь Крутой академиясендә кастинг оештыралачагын ишеткәч, шунда барып карадым. Кастингны узып, атнага өч тапкыр әти белән әни мине шунда йөрттеләр. Аннары без Казанга күчтек.

Нинди җырлар башкарасың?

– Репертуарымда күбрәк татар җырлары. Халык җырларын да, эстрада җырларын да бик яратып башкарам. Соңгы «Дәү әни, дәү әти» җыры махсус минем өчен язылды. Мәскәүдә конкурсларда чыгыш ясаганда, рус һәм инглиз телләрендә җырлыйм.

– Конкурслар дигәннән, аларда катнашу ошыймы үзеңә?

– Матурлык, җыр конкурсларында катнашырга яратам. 2020 елда Мәскәүдә узган «Мини-мисс Россия» һәм «Милләт горурлыгы» Бөтенроссия талантлар фестивалендә Татарстанны тәкъдим итеп, гран-при яуладым. Быел беренче тапкыр «Созвездие – Йолдызлык» конкурсында катнаштым. Анда суперфиналга үттем. «Новая волна»да сайлап алу турын үтеп, ярымфиналга җиттем. Тагын да тырышып, финалга кадәр барып җитәсем килә.

– Җырларга нәрсә илһамландыра сине?

Сәхнә. Яңа җырны тыңлап карагач, аны җырлап булырмы, башкарып чыга алырмынмы дип борчыла башлыйм. Тик соңыннан үземне тынычландырам, җайлап кына өйрәнәм. Сәхнәгә чыккач, борчылу бөтенләй онытыла. Тормышта мин оялчан, ә сәхнәдә ачылам, күп кеше алдында чыгыш ясарга яратам. Вокал белән генә түгел, хореография, актерлык осталыгы белән дә шөгыльләнәм әле мин.

– Шөгыльләрең шактый күп икән, ә киләчәктә кем булырга телисең?

– Җырчы буласым килә. Академиядә актерлык осталыгы түгәрәгенә дүртенче ел йөрим. Актриса булу, төрле фильмнарда төшү теләге дә бар.

– Иҗат юлыңда синең өчен кем үрнәк?

– Рифат Зарипов. Аның белән без быел «Балалар премиясе»ндә бергә җырладык. Шулай ук вокал буенча педагогым, «Ямьле» төркеме солисткасы Альбина Казыханова.

Татар җырчыларыннан тагын кемнәрне тыңлыйсың?

– Салават абыйны һәм Зәйнәб апа Фәрхетдинованың улы Акбулатны. Без аның белән дуслар да әле, гел аралашып торабыз.

– Мәктәптә уңышларың ничек соң? Укырга вакытың каламы?

– Мәктәптә «дүртле» һәм «бишле» билгеләренә генә укыйм. Иң яраткан дәресем – татар теле. Шөгыльләрем укуга комачауламый. Репетицияләр, чыгышлар булса, мәктәптә моңа каршы килмиләр. Конкурсларга да җибәрәләр. Мәктәптәге чараларда үзем дә бик теләп катнашам.

– Ә буш вакытларыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

– Буш вакытта бисердан кул эшләнмәләре ясарга, укырга, рәсем ясарга яратам. Йөзүгә дә йөрим. Ул сулыш өчен бик файдалы, ә бу җырлаганда бик мөһим. Өч яшьлек сеңлем Азизәне дә карарга яратам. Ул минем бөтен җырларымны белә.

– Иң зур теләгең нинди?

– Кешеләрнең дус-тату, бер-берсе белән ачуланышмыйча яшәүләрен телим.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

 

 


2 фикер

  1. Умница !!! Старайся и все получиться !! Такая маленькая а САМА БОЛЬШАЯ ЗВЕЗДОЧКА

Җавап Отменить ответ