Мобилизацияләнүчеләр өчен нотариус хезмәтенә ташламалар кертелгән

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга ышанычнамәне раслау, шулай ук балаларның законлы вәкилләре һәм опекуннарына ризалык бирү буенча ташламалар каралган. Федераль нотариаль палата шундый карар кабул иткән.

Шулай итеп, хәзер мондый ир-егетләр нотариус хезмәтләренә түләүдән азат ителә. Моннан тыш аларга нотариусларга чиратсыз керү мөмкинлеге бирелгән. Моның өчен хәрби комиссариаттан повестканы гына күрсәтергә кирәк, дип яза РБК,

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга таныклыкларны раслау хезмәтенә ташлама бирелә. Бу шулай ук балаларның законлы вәкилләре һәм опекуннарына ризалык бирү очрагына да кагыла.


Фикер өстәү