Путин Ижау мәктәбендәге атышта туганнарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты

Владимир Путин Ижауның 88 нче мәктәбендә булган фаҗига турында хәбәрдар. Бу хакта аның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Кремль вәкиле сүзләренчә, президент туганнарын югалтканнарынң кайгысын уртаклашкан һәм яралыларның тизрәк терелүен теләгән.

Песков шулай ук атучының неофашистлар төркеменә керүен билгеләп үтте.


Фикер өстәү