Рөстәм Миңнеханов, Ижевск мәктәбенә һөҗүм ителү сәбәпле, Удмуртия башлыгына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ижевск шәһәренең 88нче мәктәбенә һөҗүм ителү сәбәпле, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречаловка кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган.

“Бүген Ижевск мәктәбендәге фаҗига турындагы хәбәргә бик нык тетрәндем. Шуның кадәр коточкыч һәм рәхимсез һөҗүмдә балаларның гомере өзелү аеруча аяныч. Бу хәл Татарстанда яшәүчеләрне зур кайгыга салды”, – дип басым ясап әйткән Татарстан Президенты.

“Республикада яшәүчеләр исеменнән, шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның гаиләләләре, якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашам. Аларга бу авыр көннәрдә сабырлык, ныклык, барлык зыян күрүчеләргә, тизрәк савыгып, аякка басуларын телим”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү