Күп булуның артыгы юк. «Ак барс»ның җиңүе турында

Ниһаять! «Ак барс» хоккейчылары бер кешегә күбрәк уйнауның бәрәкәтен күрә башлады. Көндәшнең кагыйдә бозуыннан ике мәртәбә уңышлы файдаланып, Казан командасы үз бозында «Трактор»дан өстен чыкты. Бу җиңүдә Зиннәтулла Билалетдиновның да өлеше бар.

«Трактор»га 1:2 исәбе белән оттырып барган «Ак барс» өченче периодта 5 минут эчендә ике алка кертеп, уенның язмышын хәл итте. Иң мөһиме – Казан командасы ике алканы да күплектә уйнаганда, ягъни көндәш кагыйдә бозгач кертте. Олег Знарок уенчылары мондый мөмкинлекне 33 мәртәбә кулдан ычкындырган һәм бу күрсәткеч буенча КХЛда иң соңгы урында бара иде. Хәлиткеч алкаларны башта Вячеслав Войнов, аннары Станислав Галиев кертте. Сүз уңаеннан, икесенең дә яңа сезондагы беренче голлары. «Җилкәдән йөк төшкәндәй булды», – диде очрашуның иң яхшы уенчысы булып табылган һәм шуның хөрмәтенә башына түбәтәй кигән Галиев.

«Спартак»ка оттыру белән тәмамланган алдагы матчтан соң «Ак барс»ның баш тренеры Олег Знарок журналистлар белән әйткәләшеп алды. Каләм әһелләре әллә ни җайсыз сораулар да бирмәде үзе. Әмма командасының җиңелүен авыр кичергән остазның кәефе юк иде. Уеннан соң алар төнгә кадәр тренерлар белән авыр хәлдән чыгу юлларын эзләгән. Җыелышта Казан клубының башкарма директоры киңәшчесе Зиннәтулла Билалетдинов та катнашкан. Танылган ике тренер Казанга килгәч, аларның бер командага сыеша алмаячагын фаразлаучылар да булды. Әмма Знарок белән Билалетдиновның бозда да, аннан читтә дә тормыш тәҗрибәсе җитәрлек. Знарок үзе дә Билалетдиновны ишетергә әзер булуын яшерми. Бу юлы бер-берсенә колак салуларының нәтиҗәсе булды. «Егетләр күплектә алка кертә алмаганнарына бик борчылды. Әлбәттә, бу мәсьәләдә сораулар күп иде. Уенчылар яхшы, ник кертә алмыйлар? Әмма үз дигәннәренә ирешә аласыларына шикләнмәдек. Бүген, ниһаять, килеп чыкты. Алга таба да шулай булыр дип уйлыйм», – дигән Зиннәтулла Билалетдинов ТАСС хәбәрчесенә.

Дөрес, бу әле «Ак барс»та барысы да тәртиптә дигән сүз түгел. «Трактор»га каршы уенда, мәсәлән, Дмитрий Кагарлицкий бозга чыкмады. Узган ел команданың иң нәтиҗәле уенчысы булып танылган һөҗүмченең быел нибары 2 очкосы бар. Бер алка да кертә алмады. «Юк, без аны запаска утыртмадык. Ул – безнең команда уенчысы. Уенчыларны алмаштырып торабыз. Безгә ял иткән һәм сәламәт уенчылар кирәк», – диде Олег Знарок. Аның сүзләренә караганда, теләсә кайсы уенчыны ялга җибәрергә мөмкиннәр. Әлегә исә команданың алыштыргысыз бердәнбер хоккейчысы дип Александр Радуловны телгә алырга мөмкин. НХЛдан кайткан һөҗүмче барысына да өлгерә. Һөҗүмгә дә бара, көндәшне дә кызганмый, иптәшләрен дә тик утыртмый. «Трактор»га каршы узган очрашуда Станислав Галиевка нәтиҗәле пас биреп, ул КХЛ тарихында иң нәтиҗәле ассистентлар исемлегендә өченче урынга чыкты. Аның исәбендә 392 пас бар. Данис Зарипов 391 пас белән дүртенче урында калды. Ә беренчелек Вадим Шипачевта (556). Дөрес, Казанга килгәч, Вадим нәтиҗәле уены белән мактана алмый. Соңгы елларның иң уңышлы һөҗүмчесе «Ак барс»та нибары 1 алка кертте һәм 2 пас бирде.

Казан командасы турнир таблицасында өченче урынга күтәрелсә, «Нефтехимик» иң аста баруын дәвам итә. Түбән Кама хоккейчылары быелгы сезонда әле бер мәртәбә җиңү тәмен татый алмаган бердәнбер команда булып кала бирә. Якташларыбызның 10 матчта нибары 1 очкосы бар. Атна ахырында «Нефтехимик» капкачы Эмиль Гарипов белән килешү төзеде. Бу гына ярдәм итәрме?

 

Икенче җиңелү

«Рубин» беренче лигада икенче мәртәбә җиңелүгә дучар булды. Казан командасы 0:1 исәбе белән Ярославльдә җирле «Шинник»ка оттырды.

 

Фото: https://www.ak-bars.ru


Фикер өстәү