Татлы азык. Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә

Татарстанда бөртеклеләрне җыю ахырына якынлаша, төп эшләр инде тәмамланды дип әйтергә мөмкин. Татарстанның Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.

Соңгы мәгълүматлар буенча, бүгенгә 5 млн 345 мең тонна ашлык җыеп алынган. Бөртекле культураларның иң зур мәйданнары Әлки, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында. Шул ук вакытта 11 район суктыру эшләрен башлаган, 9,2 мең тонна суктырылган.

Хәзер игенчеләр кырларда кукуруз, рапс җыю белән мәшгуль. Министр әйтүенчә, республикада кукуруз мәйданы 46,4 мең гектарны тәшкил итә. Барысы бергә 100 мең тонна кукуруз җыеп алырга уйлыйлар. Шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары яшелчәләрне дә җыеп урнаштыра. Яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр бәрәңге ала. Әлеге вакытта икенче икмәкнең уртача уңдырышлылыгы гектарыннан 310 центнерны тәшкил итә.

Моннан тыш, республика кырларында татлы азык – шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. 50 мең гектарның 18 мең гектарга якыны казылган. Уңдырышлылыгы гектарыннан 339,9 центнер чыга. Әлегә 671,1 мең тонна шикәр чөгендере казылган.

– Шикәр чөгендере утыртылган кырларда 76 махсус комбайн эшли. Яхшы һава шартлары булып, эш планлаштырылганча барса, 1,7 мең гектарга кадәр тамыразык казып, шикәр чөгендерен 20–25 көн эчендә җыеп алу мөмкинлеге бар, – ди Марат Җәббаров. – Көненә уртача 1 мең гектарда эшләр башкарыла. Ике шикәр заводы да эшкәртә. Яңа уңыштан 28,1 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шикәр күләме 14,8 процентны тәшкил итә.

Министр хәбәр итүенчә, агымдагы ел ахырына кадәр федераль һәм республика программалары хисабына өстәмә 3,4 мең гектар сугарулы җирләр сафка кертеләчәк.

Билгеле булганча, Татарстанда шикәр чөгендерен ике районда эшкәртәләр. Аның берсе беренчеләрдән булып урып-җыюга керешеп, аны лидерлар сафында тәмамлаган Зәй районында урнашкан. Икенчесе – Буада. Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев «ВТ»га сөйләвенчә, хуҗалыклар рапс, гәрчич һәм шикәр чөгендере алу белән мәшгуль.

Соңгысы районда 8905 гектарда чәчелгән. Бүгенгә шуның 60 процентында эшләр тәмамланган. Уртача уңдырышлылык гектардан 358 центнер чыга.

– Шикәр чөгендеренең иң нык үсә торган вакыты август – сентябрьгә туры килә. Ә бездә июль уртасыннан башлап сентябрь башына кадәр яңгырлар яумады. Шул сәбәпле көтелгән рекордлы уңыш алып булмады. Югыйсә тагын да мул уңышка өметләнгән идек. Менә бу яңгырлар аны тагын үстерер әле дип уйлыйм. Шулай да, елына караганда уңышны начар дип әйтеп булмый, – диде Фәргать Камалиев.

Ул Зәй шикәр заводының көненә 7–7,5 мең тонна шикәр эшкәртүен әйтте. Бу – көн саен 1200 тонна шикәр комы чыга дигән сүз. Сарман, Тукай, Зәй районнарыннан 8–9 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителә икән бирегә.

– Башка еллар белән караганда, быел шикәр татлырак, баллырак. Бу беренче чиратта чөгендернең сортына бәйле. Баштагы вакытларда 19–20 процент шикәрлелек белән тапшырган идек, бүген 15 процент белән чыгаралар. Завод тулы куәтенә эшли, тик авырлыклар да бар бераз. Безнең техникаларның барысы да Германиянеке. Ватылып киткән очракта, запас частьлар табу авырлашты быел. Аңа карамастан, график буенча барабыз. Эшләр шулай яхшы гына дәвам иткән очракта, октябрьнең 15еннән дә калмыйча төгәлләрбез дип уйлыйм, – диде ул.

Соңгы бер-ике көндә авыл хезмәтчәннәрен яңгырлар да явып сөендерде. Күптән көтелгән, шифалы явым-төшем бу, дип шатлана ала.

– Район буенча уртача алганда 20 мм булды. Бик әйбәт бу, – диде Фәргать Камалиев та. – Тишелеп бетмәгән уҗымнар өчен файдасы әйтеп бетерерлек түгел. Дымлылык җитмәгәнлектән, көзге культуралар авырлык белән үсә иде. Туфрак та каты, кәсле булды. Бу яңгырлар комбайннарның да эшен җиңеләйтер дип өметләнәбез. Чөгендергә дә файдасы булыр дип уйлыйм.

Җитәкчедән шикәргә бәя буенча да кызыксындык. Аның фикеренчә, уңышка караганда, татлы ризыкның бәясе артырга тиеш түгел. Тик шулай да ул алдан фаразларга тәвәккәллек итмәде.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү