Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ижауда атыш вакытында һәлак булганнарының якыннарының кайгысын уртаклашты.
“Татарстан Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән Ижау шәһәренең 88 нче мәктәбендәге фаҗигагә бәйле рәвештә һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклашабыз, – диелә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшинның Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев исеменә юлланган телеграммасында. – Мәктәпкә кораллы һөҗүм ясалу сәбәпле бер гаепсез кешеләрнең, балаларның һәлак булуы турындагы коточкыч хәбәр татарстанлыларны нык тетрәндерде. Һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телибез. Укытучылар коллективына һәм укучыларга теләктәшлек белдерәбез. Бу матәм көннәрендә сезнең белән бергә кайгырабыз”.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat