Оборона министрлыгы мобилизация чорында юлларда чикләүләр кертми дип белдерде

Өлешчә мобилизация чорында кешеләрнең каядыр бару-кайтуларына чикләүләр күздә тотылмый. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы белдергән.

“Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү шартларында кешеләрнең хәрәкәтенә чикләүләр күздә тотылмый”, – диелгән хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез: Россиядә Президент указы белән 21 сентябрьдән өлешчә мобилизация игълан ителде. Барлыгы 300 меңгә якын кеше хәрби хезмәткә чакырылачак. Россиядә резервта торучыларның 1%ыннан аз гына артыграк сан бу.


Фикер өстәү


9790