Мелони Россиягә дусмы, әллә…

 «Базар паника режимына күчте» – глобаль икътисадтан дүшәмбе көнне алынган төп хәбәр әнә шул. Бу юлы сүз биржа индексларының түбәнгә очуы турында түгел әле.

Финанс спекулянтлары да үзләрен тынычсыз тота, әмма кризисның төп хәбәрчесе – нефтькә бәяләр төшү. «Кара алтын» исә дүшәмбе сәүдәсен Brent сортлы нефтькә 82,71 долларга кадәр түбәнәеп төгәлләде. Американың WTI сорты 77 долларга кадәр очсызланды. Җир мае март башындагы югарылыгыннан 40 проценттан да түбәнгәрәк очты. Төп сәбәп: дөнья икътисады рецессиягә тәгәрәп кереп ята. Үзәк банкларның процент ставкасын күтәрүләре дә үз сүзен әйтә. Хәер, болар икесе үзара бәйләнгән нәрсәләр. Әлеге вазгыятьне без үткән атнада фаразлаган идек. Бик куркыныч вазгыять бу. Глобаль рецессиянең башлануы бу юлы дөньякүләм зур конфликтның башлануын якынайта. Россия өчен зур чимал табышы югалу белән дә куркыныч. Нефтьнең очсызлануы Кремльнең, «түшәм» куйсалар, «кара алтын» сатуны туктату белән янавы фонында бара. Гадәти мантыйк буенча, мондый чакта бәяләр күтәрелә иде, бу юлы төшә. Димәк, дөньякүләм җитештерү нык кими дигән сүз.

Авыр икътисади хәл Европада лидерлар алмашынуның яңа бер этабын китереп чыгарды. Италиядә чираттан тыш сайлауларда «Италия кардәшләре» («Братья Италии») дигән ультрауң партия җиңеп чыкты. Аның лидеры Джордия Мелониның премьер-министр булуы көтелә. Ультрауңнарны без фашистлар дип кабул итеп күнеккәнбез. АКШның NBC NEWS телеканалы (ул русча да тапшырулар алып бара): «Чиктән тыш уң милләтче Италиянең беренче хатын-кыз премьер-министры булырга мөмкин. Ул үзен берьюлы традицион консерватор дип игълан итмәкче була, әмма шул ук вакытта бу рамкаларга экстремистик һәм фашистик идеяләрне сыйдырырга тырыша», – диде. Әмма уңнар лидеры үзләрен фашизмда гаепләүләрне кире кага: «Италия кардәшләре» ДНКсында фашизмны да, расачылыкны да, антисемитлыкны да сагыну юк», – ди.

Сайлау алдыннан Еврокомиссия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен Мелони партиясенең җиңеп чыгу ихтималлыгыннан куркуын белдергән иде. Newsweek исә «Итальян премьеры итеп евроскептик Джорджия Мелониның премьер итеп сайлануы Россияне шатландыра, Көнбатышны хәсрәтләндерә», – диде. Мелони, чынлап та, Путинга симпатия белдергән шәхес (Европа уң экстремистлары никтер Путинны яраталар гадәттә). Әмма бу юлы эш нечкәрәк. CNN аны Муссолини белән тиңләсә дә, яңа лидер катлаулырак камырдан әвәләнгән. Мелони Брюссельның нигез ташы булган күп кенә нәрсәләргә һөҗүм итәчәк, әмма Украинаны коралландыру мәсьәләсендә ул Евросоюз яклы. Киевка ярдәм дәвам итәчәк. Сәбәбе: аның көрәштәшләре еллар дәвамында Россиядән ярдәм сорадылар, әмма үтенечләре кире кагылды. Россия дипломатиясе Евросоюзның рәсми хакимиятләре карарына буйсынып оппозициягә булышмаска дигән кагыйдәне төгәл үтәде. Шуңа күрә Европа илләрендә хакимлеккә килгән уң оппозиция (мәсәлән, Швециядә дә шул хәл) Россиягә каршы, диләр белгечләр. Вәләкин әле Мелони Италия Президенты билгеләп куйгач кына (билгеләнәчәгенә шик юк) хөкүмәт кәнәфиенә утырачак. Утыргач, ни әйтер тагын.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү