Башка илнең армиясендә хезмәт иткән кешеләр дә мобилизацияләнергә мөмкин

Россия гражданины башка илдә хезмәт иткән очракта, аны да өлешчә мобилизация кысасында хәрби хезмәткә чакырырга мөмкиннәр. “Объясняем.рф” порталы үзенең телеграм-каналында шулай дип хәбәр итә.

“Россия Федерациясе гражданнары мобилизацияләнергә тиеш. Кеше кайчандыр башка ил армиясендә хезмәт итеп, Россия Кораллы көчләре запасында тора һәм хәрби-учет белгечлегенә ия икән, ул мобилизацияләнергә мөмкин”, – дип аңлаткан портал белгечләре.
Шул ук вакытта илгә хәрби ант бер генә тапкыр бирелә. “Мобилизацияләнелүче кайчандыр хезмәт итеп, хәрби ант биргән икән, янә моны эшләү таләп ителми. Мобилизацияләнелүче хезмәт итмәгән очракта, ул хәрби ант бирәчәк”, – дип билгеләп үткән белгечләр.


Фикер өстәү