Татарстаннан мобилизацияләнүче ир-егетләр: «Кайтачакбыз, безне көтегез!»

Фаяз абыйга 53 яшь. Хәрби офицер, яшьлегендә Иркутскида хезмәт иткән. 1994 елда тыныч тормышка кайтып, эшмәкәрлек эшенә алынган. Шарлар сату, бәйрәмнәрне бизәү белән шөгыльләнгән. Кыскасы, кешеләргә шатлык өләшкән. «Азнакайда мин белмәгән кеше юк, балалар «Шарик бабай» дип йөртәләр», – ди ул елмаеп. Быел исә кулына корал алган…

Үз теләге белән махсус хәрби операциягә чыгып киткән Фаяз абыйның хатыны, кызы, 2 һәм 6 айлык оныклары бар. Улы контракт буенча хезмәт итә, махсус операциядә катнаша.

– Моннан 30 ел элек Киевта хәрби училище тәмамлаган идем, 9 майда шунда парад белән узасы килде. Операциядән кайткач, мобилизация буенча чакырып алдылар. Хәзер биредә егетләргә кабат хәрбиләр сафына басарга ярдәм итәм. Тәҗрибә белән уртаклашам. Бирегә килеп, башкаларга булышу – минем өчен намус эше. Барысы да исән-сау кайтсын дип тырышабыз, – дип сөйли ул. – Якташларыма, Азнакайга сәлам! Безгә җылы оекбашлар бәйләп җибәргән әниләргә, әбиләргә аерым рәхмәт. Әлбәттә, кайтачакбыз, безне көтегез. Җиңү безнеке булачак.

Дамир абый да – Азнакай районыннан. Мобилизация буенча чакырылганчы мәктәптә укытучы булып эшләгән. Бер айдан 55 яшен тутырырга әзерләнә. Ике улының берсе хәзерге вакытта армия хезмәтендә.

– Чакырганнар икән, димәк, без кирәк. Безнең әтиләр-бабайлар да илне яклаган, димәк, безгә дә шул язган, – ди ул.

Өлкәннәрдән аермалы буларак, яшьләр сүзгә саранрак. Салават – Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылыннан. Армия хезмәтеннән 6 ел элек кайткан, чакыру кәгазе килеп төшкәнче төзелештә эшләп йөргән.

– Өйдә хатын озатып калды. Алар елый, мин тынычландырырга тырышам инде. Дөресен әйткәндә, повестка киләсен көткән идем. Чакыргач, бармый булмый. Мин барысына да әзер, – ди ул.

Фаяз һәм Дамир абыйлар, Салават белән без «Казан Экспо» халыкара ярминкә үзәгендә таныштык. Мобилизациягә эләккән кешеләрне җыю буенча Казандагы өч урынның берсе бу. Район-шәһәрләрдән чакырылган егетләрне башта Казан танк училищесына алып киләләр. Аннары җыю пунктларына юллыйлар. Биредә аларны, белгечлекләренә карап подразделениеләргә бүләләр, хәрби хезмәтнең ни икәнен исләренә төшерәләр. 1 октябрьдә хәрби әзерлек башлана.

– Яшермим, кайчандыр армиядә хезмәт итеп кайткан, аннары гадәти тормышка ияләшкән 30–40 яшьлек кешене кабат сафка бастыру җиңел түгел. Ни дисәң дә, 18 яшьлекләр белән эшләү җиңелрәк. Әмма барысы да диярлек тормышындагы үзгәрешне аңлап кабул итә. Икенче көнне үк яңа шартларга ияләшә башлыйлар. Әлбәттә, мондый кинәт үзгәрешләр беркемгә дә җиңел бирелми. Шуңа күрә ярдәм итәргә тырышабыз. Туганнары белән очрашу мөмкинлеге дә бар, – ди заманында Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән, аннары ялга чыгып, Әлмәттә эшләп алган, хәзер исә мобилизация буенча кабат Ватанны сакларга чакырылган подполковник.

Биредә егетләргә кулдан килгәнчә барлык шартларны булдырырга тырышканнар. Өч тапкыр ашаталар. Ризык туклану комбинатында әзерләнә. Кичә иртән, мәсәлән, аларга йомырка, май ягылган бутерброд, итле ботка, чәй-каһвә, печенье тәкъдим иткәннәр. Мобилизацияләнгән егетләр без килгәндә салат, тавык ите турап салынган дөгеле аш, икенчегә ит белән бәрәңге ашап утыра иде. Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина әйтүенчә, ризыкны хәрбиләрнең туклану таләпләрен истә тотып әзерлиләр.

Ашау гына түгел, башкасын да кайгыртканнар. «Казан Экспо»да Татарстанның Юстиция министрлыгы юридик төркемнәре дә эшли. Анда егетләрнең хокук мәсьәләсендә булган сорауларына тиз арада җавап табарга тырышалар. Адвокат һәм нотариус белән киңәшләшергә мөмкин. Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов әйтүенчә, беренче көнне сорауларның күбесе суд приставлары эшчәнлегенә кагылган. Шуңа күрә бирегә Суд приставлары федераль хезмәте вәкилләрен дә чакырып китергәннәр. Социаль ярдәм, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен кредит түләү тәртибе буенча сораулар җитәрлек.

Мобилизацияләнгән егетләр өчен «Казан Экспо»да медицина пункты да ачылган. Биредә вакцинация пункты да булдыру күздә тотыла. Берничә көн элек Президент Рөстәм Миңнеханов күчмә мунча алып килергә кушты. Алып килгәннәр, кичә төш вакытында ярминкәләр үзәгендә мунча ягып яталар иде.

Татарстанда Мобилизация комиссиясе көндәлек эшен дәвам итә. Утырыш нәтиҗәләре буенча оператив рәвештә барлык мәгълүмат Татарстан Президентына җиткерелә. Кичә Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә республикадан мобилизацияләнгән һәр кешене кирәкле дарулар җыелмасы булган аптечка һәм келәмле йокы капчыклары белән тәэмин итәргә кушты.

Мобилизация буенча сораулар булса

Россия Оборона министрлыгының кайнар линиясе:

8 (800) 100-77-07; 8 (495) 498-43-54; 8 (495) 498-34-46.

122 номеры буенча «кайнар линия»

«Объясняем.РФ» сайты

«Казан Экспо»дагы мобилизация үзәгеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү