Владимир Путин Россия составына яңа территорияләрне кушу турындагы шартнамәгә кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары белән бу төбәкләрне Россиягә кушу турында килешүләрне имзалады. Тантана Мәскәү Кремлендә узды.

— Бүген без Россия составына ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кабул итү турындагы шартнамәләргә кул куябыз. Федераль Җыен Россиядә дүрт яңа төбәкне, Россиянең яңа субъектларын төзү турындагы Федераль законнарны хуплар дип ышанам, чөнки бу — миллионлаган кешеләрнең ихтыяры, — дип белдерде үз чыгышында Россия Президенты.

Искәртеп үтәбез: 23-27 сентябрьдә әлеге төбәкләрдә референдумнар узды. Шулар нәтиҗәсендә әлеге территорияләрне Россия составына кушу турында карар кабул ителде.


Фикер өстәү