Казанда ДНР һәм ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылуын хуплап узган митингта 5 мең кеше катнашты

Бүген Казанда Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Россия составына керү турында референдум йомгакларын хуплап узган митинг-концертта 5 мең кеше катнашты.

Билгеле булганча, әлеге төбәкләрдә референдум 23-27 сентябрь көннәрендә узды. Бүген исә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары белән бу төбәкләрне Россиягә кушу турында килешүләрне имзалады. Тантана Мәскәү Кремлендә узды.


Фикер өстәү