Владимир Путин: «Бу – миллионлаган кешенең ихтыяры һәм хокукы. Алар хуплау табар дип ышанам»

Бүген Мәскәү Кремлендә Луганск, Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен ил составына кушу тантанасы узды. Владимир Путин илнең көче бердәмлектә булуын искәртте, Көнбатышны сөйләшүләр өстәленә утырырга чакырды. Ил башлыгы чыгышының төп өлешләрен тәкъдим итәбез.

Искәртеп узыйк: 23–27 сентябрь көннәрендә Луганск, Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә Россия составына кушылу буенча референдум узды. Халык үз фикерен әйтте. Шулар нигезендә әлеге төбәкләрне Россия составына кушу турында карар кабул ителде.

Ил башлыгы иң элек Кремль залына җыелучыларга һәм ил халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Шуннан соң Луганск, Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары яңа төбәкләрне Россия составына кертү турында Шартнамәгә кул куюда катнашты. Документны әлеге территорияләрнең башлыклары – Денис Пушилин, Леонид Пасечник, Владимир Сальдо һәм Евгений Балицкий имзалады.

Нәтиҗә

Дәүләт җитәкчесе үз чыгышында билгеләп үткәнчә, яңа төбәкләрнең Россия составына кушылуы – анда яшәгән кешеләрнең үзбилгеләнүгә хокукы да. Бу – Берләшкән Милләтләр Оешмасының уставында күрсәтелгән хокук. Владимир Путин әйтүенчә, әлеге дүрт төбәк язмышы белән Россия язмышы уртак.

– Кешеләр үз фикерен әйтте. Без бүген Луганск, Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия составына кабул итәбез. Бу – миллионлаган кешенең ихтыяры һәм хокукы. Алар хуплау табар дип ышанам, – диде Президент.

Ил Президенты сүзләренчә, 2014 елда Украинадагы неонацистик дәүләт түнтәрелеше белән килешмәүчеләрне, туган телдә сөйләшү хокукы өчен һәлак булганнарны, үз мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, динен, яшәү хокукын саклап калучылар мәңге хәтердә булачак. Тантанада барлык каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Владимир Путинның чыгышы тарихи вакыйгаларны барлауга да бай булды. Аерым алганда, дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең соң чиккә җиткергәннәренә тукталды ул. Шул исәптән Европа илләрендә барган кризисның да сәбәп һәм алшартлары да Көнбатыш хакимиятенең җаваплылыгында булуын искәртте Президент.

Безнең гражданнар!

Аның ассызыклавынча, Донбасс халкы сигез ел дәвамында коточкыч геноцидка дучар булып яшәде. Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә исә Россиягә карата нәфрәт уятып маташканнар. «Әмма халык сынмады. Киев хакимиятенең Көнбатыштагы хуҗалары мине ишетсен һәм моны барысы да истә калдырсын иде: Луганск, Донецк халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең халкы Россия гражданнары булып санала. Гомерлеккә», – диде Президент.

Владимир Путин шулай ук Киев режимын, хәрби көч куллануны туктатып, сөйләшүләр өстәленә утырырга чакырды. «Без моңа әзер һәм бу хакта бер генә әйтелмәде. Әмма Донецк, Луганск республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре халыкларының фикере гамәлдән чыгарылмаячак. Россия аларга хыянәт итмәячәк», – диде Владимир Путин.

Россия Президенты искәрткәнчә, җимерелгән шәһәр һәм бистәләр, торак йортлар, мәктәпләр, театр-музейлар, хастаханәләр төзекләндереләчәк.  Сәнәгать предприятиеләре, заводлар, инфраструктура, социаль, пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системалары торгызылачак.

Ике арадагы мөнәсәбәт

Дәүләт башлыгы чыгышының күп өлеше Көнбатыш белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланды. Дәүләт җитәкчесе алардагы кыйммәтләрнең Россия өчен ят һәм нигезсез булуын берничә мәртәбә искәртте. Әйтик, Владимир Путин традицион булмаган мөнәсәбәтләр, бозыклык, Көнбатышның уйлап чыгарылган кагыйдәләр буенча яшәвенә басым ясады. Ул Россиянең әлеге юлдан бармаячагын әйтте.

– Көнбатыш башбаштаклыгы җимереләчәк. Бүген без, иң элек, үзебез өчен гадел һәм ирекле юл өчен көрәшәбез. Диктаторлык, деспотизм үткәндә калырга тиеш, – диде Владимир Путин.

Ил башлыгы әйтүенчә, Көнбатышка Россиянең дөнья йөзендә булуы тынгы бирми.

– Безнең мәдәният, сәнгать, чәчәк атуыбыз Көнбатышка куркыныч тудыра. Аларга Россия бөтенләй кирәкми. Ул безгә кирәк! Россия һәрвакыт Россия булып калачак. Без хәзер дә үз кыйммәтләребезне, Ватаныбызны сакларбыз! – диде Владимир Путин.

Русофобия турында

Президент Көнбатыш русофобиясен расизм белән чагыштырырга мөмкин, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, Көнбатыш элитасы әле дә колонизатор сыйфатын югалтмаган. Халыкларны бүлү һәм аеру  аларга хас.

– Без мондый сәяси милләтчелекне һәм расизмны беркайчан да кабул итмәдек һәм кабул итмәячәкбез дә. Ә хәзер бөтен дөньяга таралган русофобияне расизм дими, нәрсә дип атарга була соң? – диде Владимир Путин.

Ил өчен!

Президент үз чыгышында искәрткәнчә, Россия халкы үз ватанын һәм кыйммәтләрен Көнбатыш йогынтысыннан саклаячак. Аның сүзләренчә, элегрәк тә башка илләрнең өстенлеккә дәгъва итү теләген Россиянең батыр һәм нык халкы туктата алган.

– Бернәрсә дә элеккечә булмаячак инде. Хәзерге көрәш мәйданы – халкыбыз һәм Россия өчен көрәш кыры ул. Безнең кыйммәтләр – кешеләрне ярату, мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек. Бүген без халкыбызны, мәдәниятебезне сызып ташламасыннар өчен көрәшәбез. Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре гражданнары туган илләре белән булырга карар кылды. Безнең белән – хакыйкать, безнең белән – Россия.

 


Фикер өстәү