АКШның яңа санкцияләренә Ленар Сафин белән Татьяна Ларионова да эләккән

АКШ Президенты Джо Байден Владимир Путинның бүгенге чыгышыннан соң кайбер физик һәм юридик затларга карата яңа санкцияләр кертте.

Әлеге исемлектә татарстанлылар да бар.

«Кара исемлек»кә Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина, Дмитрий Медведев һәм Михаил Мишустин, Сергей Шойгу һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук Дәүләт Думасы, Федерация Советы вәкилләре кергән. Татарстаннан КФУ ректоры Ленар Сафин белән депутат Татьяна Ларионовага карата да санкцияләр кертелгән.


Фикер өстәү