«Кайгыда да, шатлыкта да бергә»: Казанда ДНР һәм ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россиягә кушылуын хуплап митинг узды

Казанның Җиңү Паркында Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Россия составына керү турында референдум нәтиҗәләрен хуплап узган митинг-концертта 5 мең кеше катнашты.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева:
–  Бүген без җәмгыятьнең, барлык гражданлык институтларының, оешмаларның бердәмлеген күрәбез. Без һәрвакыт бергә: кайгыда да, шатлыкта да. Бүген без сезнең белән Президентыбыз тарафыннан кабул ителгән мөһим карарны хуплау, безнең гражданнар булырга тулы хокуклары булган кешеләргә теләктәшлек белдерү өчен җыелдык. Без һәрвакыт халкыбызны, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртачакбыз. Иң мөһиме — безнең бердәмлек, — диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре гражданнары Россия составына керүне тарихи гаделлекне торгызу дип атады.
–  Киев хакимияте Донбасс, Херсон, Запорожьеда яшәүче тыныч халыкка еллар буе һөҗүм итте, аларны үз гражданнары итеп кабул итүдән баш тартты. Дәүләт үз гражданнарын фаш иткәндә, кешеләр нәрсә эшләргә тиеш иде?<> Бүген Россия миллионлаган гражданнарын рәнҗелүдән һәм юк ителүдән коткарды. Бүген бөек көн! — диде Игорь Бикеев.

23-27 сентябрь көннәрендә Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар узды. Бүген Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары белән бу төбәкләрне Россиягә кушу турында килешүләрне имзалады.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү