Төньяк агымда — авария: кем шартлаткан?

Дөньядагы хәлләр, дәүләтләр арасында мөнәсәбәтләр, кызганыч, торган саен хәвефлерәк була бара. Үткән тәүлекләрдә хәвефләргә тагын бер хәвеф өстәлде: башта «Төньяк агым – 2» торбасында басым кинәт кими башлады, аннан соң «Төньяк агым – 1»дә шул ук хәл кабатланды. Өч юан торба – миллиардлаган кубометр газны Европага кудырырга тиешле үткәргечләр бер-бер артлы сафтан чыктылар. Технологик катастрофаларга безнең колаклар күнеккән инде, шуңа гади обыватель өчен «агым»нарның эштән чыгуы куркыныч берни дә аңлатмый. Әмма сүз гадәти технологик һәлакәт турында бармый, зур сәясәтнең куркыныч конфликтка китерергә ихтимал булган драмасы уйнала. Эш гади генә түгел, ә бик нечкә интригалар кора һәм дәһшәтле нәтиҗәләргә китерә ала торган дәрәҗәдә сискәндерерлек. Хәзер сәясәтчеләр менә шул интригаларны корып азапланалар да инде. Торбалар тишелү белән бер вакытта диярлек Болгария Тышкы эшләр министрлыгы үз гражданнарына кичекмәстән Россиядән китәргә кушты. Польша дипломатиясе дә нәкъ шундый ук белдерү ясады. Бераз гына соңгарак калып АКШ илчелеге дә америкалыларга кичекмәстән Россияне ташлап китәргә киңәш итте. Дипломатик вәкиллекнең: «Если вы хотите уехать из России, вам следует как можно скорее самостоятельно принять меры», – дигән сүзләрен укыйбыз «Коммерсантъ»тан. Дөрес, американнар моны ике ил гражданлыгы  булганнарны да мобилизацияләргә мөмкин дип аңлаталар. Әмма киңәш барлык америкалыларга да кагыла. Бу – хәтәр. Эшне зурга җибәрергә телиләр.

Хәзер торбаларның тишелүенә әйләнеп кайтыйк. Ни өчен бу авария куркыныч. Беркем дә үлмәде, яраланучылар да юк. Тишекләр халыкара суларда – Даниянең икътисади зонасы янында ук пәйда булды. Башта «Төньяк агым – 2» авариясе мәгълүм булгач, өр-яңа торбаны да юньләп тоташтыра алмаганнар дигән уй күңелгә килде. Башка торбалардан да SOS хәбәре алынганнан соң гына шик калмады: сүз диверсия турында бара. Торбаларның хуҗасы – Nord Stream AG компаниясе («Газпром»ныкы), торбаларның ватылуы тиңе булмаган дәрәҗәдә, дип белдерде. Аларны кайчан эшли башларлык итеп ремонтлаячакларын да хуҗалар әйтми. Агымдагы вазгыятьтә Россия торбаларны ремонтлый алмый да, чөнки кирәкле җиһазлар юк, андый җиһазларны ала да алмый: санкцияләр юл куймый. Бу торбалар баштан ук бик җәнҗаллы булды. «Төньяк агым – 2» бер кубометр да газ кудырмаган килеш тик торды. Торба череп эштән чыкмасын өчен, аңа техник газ тутырып куйдылар. Хәзер шул газ суга ага. Бу юллар язылганда, 2 миллиард долларлык газ акты, диделәр инде. Тагын берничә көн агачак икән әле. «Төньяк агым – 1» шулай ук сәясәт коралына әйләнде. Мәскәү аны да «компрессорлар ватык» дигән сылтау белән туктатты. Европалылар моны шантаж дип кабул иттеләр. Кремльнең максаты Европа державаларын Украинага ярдәмне туктатырга мәҗбүр итү, Киевка басым ясап, аны Россия куйган шартларда сөйләшүләр өстәле янына утырту иде. Әмма Көнбатыш башкалалар бу басымга бирешмәделәр. «Төньяк агым – 1» аз күләмдә генә газ кудыруны дәвам итәргә кереште. Ә менә Украина аша үтүче торбадан газ даими агып торды. Мәскәү Киев белән булган килешүне газ күләмнәре буенча төгәл үтәде, әмма транспортлаган өчен акча гына түләмәде. Банк системасына салынган санкцияләр акча түләргә мөмкинлек бирми, дип акланды. Украина шул мәсьәләдә Мәскәүне арбитраж судына бирде. Соңгы көннәрдә бу суд тирәсендә дә конфликт бара. Кремль, судның алдан ук Россиягә каршы карар чыгарасы билгеле дип, Украинадан процессны туктатуны таләп итә, газ кудыруны бөтенләй туктату белән яный. Янау тормышка ашырылса, Европа авыр хәлдә калачак. Газны бары тик «Төрек агымы» аша гына алачак. Күләме бик кечкенә булуы аңлашыла инде. Европада болай да энергетик хәл катлаулы. Кем кемне дигән сорау кабыргасы белән куела. Мәскәүдә киеренкелекне яңа югарылыкка күтәрүдән курыкмыйлар, ва-банкка баралар.

Хәзер торбаны кем шартлатты дигән сорауга җавап эзләп карыйк. Бу бик мөһим. Яшәү-үлем мәсьәләсе дәрәҗәсендә мөһим дип ассызыклыйк. Шартлау булуына берәү дә шикләнми. Швед сейсмоүзәге үзәге «Төньяк агым»нар районында куәтле су асты шартлаулары булуын хәбәр итте. Швециянең Диңгез идарәсе корабларга шартлау булган урынны 9 километр ераклыкта әйләнеп узарга кушты, хәтта самолетларга да мең метрдан да түбәнгәрәк төшмәскә киңәш ителде. Дания һәм Гренландиянең Геологик хезмәте алынган сигналлар җир тетрәү нәтиҗәсендә түгел, шартлау нәтиҗәсендә дигән рәсми фикер әйтте. Швециянең Упсаль университеты сейсмологлары икенче шартлауның 100 килограмм тротил шартлавына тиң булуын әйттеләр.

Германиянең икътисад министры Роберт Хабек тишекләрнең махсус һөҗүм нәтиҗәсендә пәйда булуын раслады. Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен шулай ук газның суга агуын «саботаж» дип бәяләде һәм Европаның энергетик инфраструктурасын алдан уйлап бозган өчен «хәлиткеч җавап» бирү белән янады. Украина чиновниклары ачыктан-ачык эшне Россиягә ягарга маташалар, «Европага һөҗүм итте» дигән тезисны алга чыгаралар. Киевның максаты ачык: НАТО белән Россияне турыдан-туры чәкештерү. Украина позициясенең бер йомшак ягы бар: дәлилләр юк. Путин сүзчесе Песков та «саботаж мөмкинлеге»н кире какмаулары турында әйтте.

Торбаларны ниндидер аерым террорчы төркемнәр шартлата алмый. Су астында эшли торган роботлар һәм шундый роботларны йөртә торган махсус су асты көймәләре кирәк. Андый куәтләр бик сирәк дәүләтләрдә генә бар. «Российская газета» Берлинда да Россияне гаепләүчеләр барлыгын яза. «Польша в лице своего замминистра иностранных дел Марчина Пшидача, вполне ожидаемо поспешила указать на Россию», – дигән юлларны да укыйбыз хөкүмәт газетасыннан. Немец матбугатында АКШка төртеп күрсәтүчеләр дә бар икән, чөнки, бердән, океан арты державасының моңа техник мөмкинлекләре бар, икенчедән, Байден февраль башында ук: «Россия Украинага бәреп керсә, бернинди дә «Төньяк агым»нар булмаячак», – дип янаган. Украинадан шикләнүчеләргә, Киевның мондый диверсия ясарга техник мөмкинлеге юк, дигән җавап бирәләр. АКШ ягы европалыларга гаеплене табуда булышырга вәгъдә бирә. Менә шунда иң хәвефле урынга килеп җитәбез дә инде: Көнбатышта Россияне гаепләсәләр (алар Мәскәүнең бу эш өчен мотивлары бар дип саныйлар), эш зурга китәргә мөмкин. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе хәзерге мизгелдә НАТО – Россия кораллы конфликтына ук барып җитмәсләр дип уйлый, чөнки тимерне кызуында сукмады беркем дә. Әмма Украинага корал белән ярдәмне көчәйтү өчен акларлык сылтау итә алалар. Вашингтон инде хәзер үк «Хаймерс»ларның яңа партиясен Украинага җибәрү карарын кабул итте. Германиянең Украинадагы илчесе Анка Фельдгузен: «Украина Бундесверның үзендә дә булмаган яңа һава һөҗүменә каршы тору системалары алачак», – диде. Сүз кырык километр радиуста 20 километрга кадәр биеклектә очучы объектларны бәреп төшерерлек куәткә ия IRIS-T системалары турында бара. Аның ярдәмендә самолет-вертолетларны да, канатлы ракеталарны да, реактив артиллерия снарядларын да, дроннарны да бәреп төшерергә була. АКШ та 16 NASAMS вәгъдә итәләр. Болары – югары технологияле норвег зенит-ракета комплекслары. 2 километрдан 40 километрга кадәр радиуста аталар, 30 метрдан алып 16 километрга кадәр биеклектәге ракеталарны юк итәргә сәләтлеләр. Мәсәлән, Вашингтонны һава һөҗүменнән NASAMSлар саклый.

Американнар украиннарга референдум нәтиҗәсендә Россиягә кушылган төбәкләргә үз кораллары белән атарга рөхсәт иттеләр. Бу уңайдан Россиянең Вашингтондагы илчесе Анатолий Антонов: «Андый рөхсәт Киевны куркыныч сызыкка якынайта һәм АКШны конфликтның бер ягына әйләндерә», – дип белдерде. Путинның каршы як Россия төбәкләренә һөҗүм итсә, атом коралы кулланылачагы турындагы сүзләре (аеруча, бу блеф түгел дигән кисәтүе) искә төшә дә, каз тәне чыга. Торба тишеге безне куркыныч хәлгә куя бит әле. Алдагы көннәрдә тагын берничә сылтау табылып, эш зурга китмәс дип кем әйтә ала. «…дело не экономике, а в политике», – ди бу уңайдан «Российская газета» да.


Фикер өстәү