Мобилизацияләнүче үзе белән нәрсә алырга тиеш?

Чамасын белеп кенә. Өлешчә мобилизация игълан ителеп, хәрби операция зонасына баручылар да, аларның туганнары да бу кагыйдәне яхшы белергә тиеш. Бигрәк тә юлга әзерләнгәндә. Коралын һәм башкасын тиешле урында кайгыртырлар. Аннан тыш көн итәр өчен хәрбигә нәрсәләр кирәк? Бу хакта безгә 15 елдан артык контракт буенча хезмәт итүче, махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнашкан Рамил (исеме үзгәртелде ) сөйләде.

Кием-салым һәм кирәк-яраклар

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләр киңәшләр белән тулды. Нәрсә генә юк анда. Барысын да ала башласаң, йөзләгән мең сум акча кирәк анда. Әле эзли башласаң, таба да алмыйсың. Шуңа күрә, беренчедән, баш белән уйларга кирәк. Икенчедән, нәрсә кирәклеген урынга барып җиткәч кеше үзе аңлый башлый.

Барысына да киңәш итәрлек беренче һәм төп кагыйдә – үзең белән җылы кием алырга! Әйтик, термо эчке кием. 2 комплект алсагыз яхшы. Актив һәм пассив төрләргә бүленә алар. Беренчесе актив хәрәкәт иткәндә кулланылса, икенчесе әллә ни хәрәкәтләнмәгәндә, тик торганда кирәк. Йон оекбаш алырга кирәк. Өч пар актив, икесе – пассив хәрәкәтләнү өчен. Өч пар эчке кием алырга киңәш итәм. Моннан тыш флис тукымадан кофта, ул җиңел һәм коры кием санала. Кышкы ак маскхалат (камуфляж костюм) булса да бик яхшы. Җил һәм дымнан саклый торган костюм булса да әйбәт. Җылы һәм һава үткәрүчәнлеге яхшы саналган тукымадан (SoftShell технологиясе) эшләнгән куртка да ярап куяр. Башны да җылыда тотасын онытмаска!

Аяк киеменә килгәндә, резин итекнең эчке яктан оеклысын алырга киңәш итәр идем. Берцовка урынына исә махсус тукымадан (Gore-Tex технологиясе дип атала) ясалган ботинка алырга мөмкин. Алар дымны сеңдерми. Димәк, аяк корыда була. Ә бу гаять мөһим!

Башка кирәк-яракларга килгәндә, кием-салымнан тыш җылы, әмма җиңел йокы капчыгы (спальник) кирәк булыр. Шәхси әйберләр турында әйткәндә, кул астында запас батарейка (8 данә), мөмкин кадәр күбрәк дымлы салфетка, телефон өчен пауэрбанк (тиз арада зарядка җыйдыру өчен махсус җайланма) булса әйбәт.

Сәламәтлекне һәркем үзенчә кайгырта инде. Даруларны да – кемнең кай төше авырта, шуның дәвасын үзе белән алырга онытмасын. Әмма төп дарулар һәркемдә булырга тиеш.

Газ горелкасы, турист савыт-саба җыелмасы да һәр кешенең үзенеке булса яхшы. Болар шулай ук мөһим кирәк-яраклар! Маңгайга киеп йөри торган сыйфатлы фонарь (гадәти фонарь дә ярый), пычак алырга кирәк дип өстәр идем. Ниндидер вак-төяк кирәк-яраклар белән букчаларын тутырмасыннар иде.

Шәхесне раслаучы документларны һәм банк картасын онытмаска кирәк. Акчаның артыгы булмаячак. Телефонның исә төймәлесе генә рөхсәт ителә.

Якыннар белән сөйләшү

Өйдәгеләр белән бу хакта ничек сөйләшәсең инде? Иң мөһиме – чама хисен саклау. Артык хисләнеп китү берәүгә дә файдага түгел. Ватанны сакларга кирәк, ир-ат булуымны дәлилләргә кирәк дип аңлатырга тырышыгыз. Ничек тә тынычландыру җаен кайгыртырга кирәк инде. Хисләргә бирелмәскә, өйгә исән-имин әйләнеп кайтуың турында күбрәк уйларга, көткәннәрен аңларга!

Шәхси аптечка

  • Турникет (яраланган очракта кирәк)
  • Дарулар (сызланудан, югары температурадан, агуланудан)
  • Антисептик
  • Бинт
  • Шприц
  • Пластырь
  • Медицина кайчысы
  • Пантенол

Фикер өстәү