«ВТ» хәбәрчесе: …бары биш әйбер кызыксындыра – ашау, йокы, секс, тамаша һәм үзеңне саклау

Кешелек җәмгыяте, тарихы берничә мең ел белән генә билгеләнсә дә, төрле өлкәләрдә шактый олы күләмдәге гыйлем һәм тәҗрибә тупларга өлгерде. Гыйлем багажы бигрәк тә соңгы йөз елда нык тулыланды кебек. Медицина өлкәсендә яралган яңа белемнәр, галәмгә кагылышлылары, төгәл фәннәрдә, техника белән технологиядә туганнары.

Безне баеткан ул гыйлемнәр – шул өлкәдәге белгечләр карамагында. Аларны бар кеше дә белә алмый. Тиеш тә түгел. Автомобиль двигателенең ничек эшләвен бүген рульгә утырган һәр биш кешенең берсе генә белә, диләр. Кулыннан смартфонын төшермәгән бүгенге адәми затларның йөздән, хәтта меңнән бере генә аның төзелешен, эш принцибын бераз чамалый. Бөтен кешенең дә микроэлектроника белгече булып китүенә хаҗәт тә, кирәклек тә юк. Кулланучы шуның өчен дә кулланучы ул: файдалана белсә, шул җиткән.

Тик дөньяда гуманитар белем дә бар бит әле. Менә анысы белән хәл катлаулырак. Аңа таләпләрне башкачарак куясы килә. Гуманитар фәннәрне җирдә яшәгән һәркем билгеле бер дәрәҗәдә үзләштерергә тиеш түгел микән? Алар күпчелек очракта аңлаешлы һәм чагыштырмача җиңел булган өчен генә түгел. Кеше үзе яшәгән тирәлекне, җәмгыятьне, үзенең андагы урынын азмы-күпме аңласын, үткәнен белсен өчен. Кеше чын кеше булсын өчен. Гавам ул өлкәне белгәндә тормышның башка – күпкә күркәмрәк, мәгънәлерәк булачагы да аңлашыла кебек. Классикларны укып чыгу гына да кешенең офыкларын күпкә киңәйтергә сәләтле бит.

Әмма… Арабызда гомере буе өч китап та укымаган затлар да җитәрлек. Шул ук тарих, җәмгыять белеме, урта мәктәп тәкъдим иткән башка фәннәр дигәндә дә гыйлем йортыннан бернәрсә дә алып чыкмаган чи наданнар күп. Күпләрнең зиһене ялкау, кызыксынуы юк, кемдер өчен мәгълүмат – авыр йөк, баш катыру. Хәтсез кеше: «Артык белү миңа нәрсәгә, ул керемне арттырмый, байлык китерми бит», – ди. Капитализм бәндәне матди байлыкка мөкиббән итә, рухи байлык бик күпләр өчен унынчы урында.

Мондый вазгыять фаҗига булмаганда да бәла. Мондый хәл, ахыр килеп, ВЦИОМ үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә, ягъни илдәге халыкның өчтән беренең «Кояш Җир тирәли әйләнеп йөри» диюенә, бүгенге башка бик күп сансызлыкларга илтеп җиткерә. Әйтелгәннәрдән чыгып, «капиталистик мөнәсәбәтләр – гомуми гыйлемлелек, гуманитар белемнең дошманы» дигән нәтиҗә дә чыгарып булыр иде. Шул ук техник белем, техник прогресс табыш арттыру инструменты булган җәһәттә дә.

Совет чорының соңгы елларында яралган гыйлемлелек культы, китап культы кыска гомерле булды. Без яңа стройга кереп киттек. Комсызлык, табыш һәм куллану культы беренче урында торган стройга. Куллану җәмгыятендә яшәп, бар нәрсәне акча призмасы аша үткәргәндә, Җир Кояш тирәли әйләнсә ни дә, киресенчә булса ни – көндез якты, кич караңгы икән, шул җиткән. Күпләр өчен гыйлемнең баерга ярдәм итә торганы, белем димәсәң хәтере калырдае гына чын гыйлем-мәгърифәт санала башлады. Шариковлар саны артты. Шул ук бизнесменнар арасында да. Әлбәттә, Тын океанның планетада иң зур сулык икәнен, Бөек Француз революциясенең XVIII гасыр азагында булганын, водородны Генри Кавендиш ачканын белгәнгә карап табышың артмый, сиңа беркем дә дивидендлар язмый, премия билгеләми. Тик кеше дигәнең шуның өчен дә кеше – аның гомуми гыйлем запасы, үзе яшәгән дөнья, биосфера турында, планетаның географиясе, тарихы хакында мәгълүмат булырга тиеш. Никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшы. Башкача адәми зат алга бара алмый, ә деградация һәммәбезне сагалый, ул янәшә генә.

Бездәге обывательнең уннан тугызы «Нәрсә ул гражданлык җәмгыяте?» дигән сорауга да җавап бирә алмый, димәк, аның кирәклеген, мөһимлеген күрми. Үзе яшәгән илгә, төбәккә кагылган тарихи даталар, вакыйгалар да аңа һич кирәк түгел. Үткәннең бөек акыл ияләре, философлар, алар әйткән фикерләр дә бары буш җөмләләр аңа. Ә инде нинди дә булса анализ, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләр – гомумән дә параллель дөнья. Аның күпкә «мөһимрәк» гамәлләр башкарасы – акча «ясыйсы», табасы, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә үзенә ташыйсы бар. Ничәнче булып килүенә карамастан, «күсе чабышы» дип аталган узышта катнашасы бар.

Кызыксынмау, караңгылык, наданлык. Борынгыдан, Буддадан ук калган шундый сүз барлыгы мәгълүм: «Халыктагы наданлык бәла генә түгел, ул – җинаять». Килешми мөмкин түгел. Хак булса, һәр ун җинаятьченең тугызы интеллект, эрудиция дигәндә тау куышында яшәгән борынгы бабаларыбыз янәшәсендә тора. Монысы – бер бәла. Тагын да зуррак бәла – наданда намус, әхлак дигән, кешене кеше иткән сыйфатлар гыйлемле белән чагыштырганда күпкә сай. «Наданлык – җинаять». Кешелек моңарчы кичереп килгән бик күп михнәтләренең төбендә гавамдагы гуманитар караңгылык, гыйлемсезлек ятуын күп галимнәр, тарихчылар әйтә. Канлы бәрелешләр нилектән ярала? Чал тарихтан билгеле – патшалар халыкның сарык көтүеннән аз аерылганын, аны теләсә ни рәвешле файдаланып булганын яхшы белгәнгә туган алар һәрчак. Сәяси уеннарын уйнаганда дошман табып, ярым томана гавамны аның дошман икәненә ышандыра алганга. Бүксә кайгысыннан башканы белмәгәннәрне ник адаштырмаска, саташтырмаска, файдаланмаска? Файдаланганнар һәм файдаланалар. Бары надан, миңгерәүләр аркасында гына халык хисабына, аны изеп, савып яшәүче тираннар, залимнәр яралган һәм ярала.

Төптән уйлаганда шунысы да бик ачык: бәндәдәге наданлык өч тиенлек кыйммәте булмаган әйберләрне кыйммәтле, затлы итеп күрсәтә, иллюзиядән чынбарлык ясый, чын максатлар урынына ялганын тудыра, адәми затны бутый, ялгыштыра. Бәһасез нәрсәләр артыннан чаптыра. Йөз процент наданны бу дөньяда бары биш әйбер генә кызыксындыра, диләр. Ул да булса – ашау, йокы, секс, тамаша һәм үзеңне саклау (самозащита). Шуның белән шул. Андый тормыш белән яшәү киредән кыргыйлыкка, тау куышына кайтуга тиң түгелме?

«Иң олы байлык – акыл, иң олы мирас – тәрбия, иң зур фәкыйрьлек – наданлык», – дигән бер бик акыллы кеше. Җирдә яшәгәннәрнең абсолют күпчелегендә гыйлемгә ихтыяҗ ризыкка ихтыяҗ кебек көндәлек гадәткә әйләнмичә, кешелек дөньясы, ихтимал, бәхеткә ирешмәс. «Чын бәхетне бирә бары тик гыйлем генә, һәммәсе зурлап баш ия гыйлемлегә». Гыйлемгә зурлап баш ия, аңа табына белгән җәмгыятьне генә кешелек җәмгыяте дип атап буладыр ул.

Наил Шәрифуллин


«ВТ» хәбәрчесе: …бары биш әйбер кызыксындыра – ашау, йокы, секс, тамаша һәм үзеңне саклау” язмасына фикерләр

  1. Звягинцев «Нелюбовь» киносын карагыз, бу язмадагы акыллы фикерләрне аңлап җиткермәсәгез. Автор, афәрин!

Фикер өстәү