Ләйсән Фәйзуллина: «Күңелең ятмый икән, интегеп эшләргә кирәкми»

Өч яшеннән сәхнәгә чыккач, аңа артист тормышы юрыйлар. Әнисе генә, бу һөнәрнең бөтен авырлыкларын үз башыннан кичергәнгә, сагаеп кала. Аның да башта сәхнәгә исе китми. Бер вакытка кадәр. Хәзер Ләйсән Фәйзуллина – Камал театрының әйдәп баручы артистларының берсе. Ул төрле. Мин аны дуамал, максатчан, кызыксынучан дип күзаллый идем. Әңгәмәдән соң тирән дигән сыйфатны да өстәдем үзенә. Оста куллы да икән әле.

– Артист баласы артист була инде ул, дисәләр, күңелеңдә беренче нинди тойгы уяна?

– Мөгаен, елмаю уянадыр. Кеше тормышлары бер-берсенә охшамаган бит. Һәр гаилә үзенчә яши дигәндәй. Күп кенә артистлар да балаларын артист булмаска өнди. Чөнки безнең илдә артист тормышы җиңел түгел. Аның хезмәт хакы да кечкенә, ул үз вакытына да хуҗа була алмый. Сине эшкә теләсә кайсы вакытта чакырырга мөмкиннәр. Әйтик, кайсыдыр артист авырып китә, аның өчен уйнап торырга кирәк була, я репетиция вакыты үзгәрә. Менә мин үзем дә балама боларның барысын да тасвирлап күрсәтер идем дә аңа сайларга мөмкинлек бирер идем. Шәхсән миңа әни артист һөнәренең барлык ягын да тасвирлап бирде, әмма мин шушы һөнәрне сайладым. Миңа калса, кулымнан килгән һөнәрләр арасында иң яхшы башкарырдае – артист булу.

– 3 яшьтән сәхнәгә чыккан баланың театр юлын сайлавы, бер караганда, табигый…

– Чыннан да, өч яшьтән сәхнәгә чыккач, бу инде артист булыр дип уйларга мөмкиндер. Ләкин мин табиб булырга хыялланган идем. Ә менә 17 яшемдә Камал театрында «Кара чикмән» спектаклен карагач, театрга барасым килде. Минем фикеремчә, ул Фәрит абыйның (Бикчәнтәев, Камал театрының баш режиссеры. – Ред.) иң яхшы спектакльләренең берсе. Ул миңа бик тәэсир итте һәм  шушы дөньяның бер өлеше буласым килде. Ник дигәндә, театр миңа кечкенәдән табигый мохит, мөгаен, шушында үскәнгәдер дә инде (әнисе Раушания Фәйзуллина – Әлмәт театры артисты. – Ред.).  Монда булу, эшләү, яшәү  миңа авыр түгел, табигый, гадәти. Ә инде эш синеке түгел икән, интегергә кирәкми. Тормыш мизгел генә, эштән тәм табып эшләргә кирәк. Артист баласы артист һөнәрен исә табигатендә шул сәләт ятса гына сайлый торгандыр.

– Үзеңне башка актрисалар белән чагыштыралармы?

– Күпчелек очракта мине чагыштырмыйлар, кем беләндер бутыйлар. Бик еш Нәфисә Хәйруллина белән бутыйлар иде. «Курчак туе» спектакле барганда, мине Камәр ролендә дип уйлаучылар да бар иде. Хәтта, ул спектакльдә башка рольне башкарам дигәч, туганнарым арасында алдады дип үпкәләүчеләр дә булды. Җырчы Зәринә Вилданова белән дә бутаганнары бар. Чагыштырганнарын күргәнем, сизгәнем юк. Үзем исә беркемне дә беркем белән дә чагыштырмыйм, һәр кешенең уникаль икәненә ышанам. Кайчак тышкы кыяфәтләрдә охшашлык булса да, күңелләр төрле бит. Тормышка караш, яшәү рәвеше, эш алымнары һәрберебезнең кабатланмас. Шуңа чагыштыруны ахмаклык дип санарга да мөмкиндер әле.

– Ләйсән – максатчан, эзләнүчән, иң тырыш артист, диләр синең хакта. Театр дип яну  ул – холыкыңның бер сыйфатымы? Әгәр театрны ярату уты сүрелә башласа, аны ничек дөрләтеп җибәрергә?

– Тырыш дип әйтә алмыйм үземне. Әйтәм бит интегеп яшәргә яратмыйм, интеккән кешеләрне, үзләрен корбан итүчеләрне дә яратмыйм һәм моны җүләрлек дип саныйм. Минемчә, эшең сиңа ошый һәм син аны интекмичә эшлисең икән, син янасың, эзләнәсең инде. Театр дип яну – холык сыйфаты да түгел ул, фәкать дөрес урында булуның нәтиҗәсе. Театрны ярату исә гомерлек була алмый. Ул ир белән хатын мөнәсәбәте кебек. Гаиләдә дә бит гел яратышып кына яшәмиләр, төрле хәлләр була. Театрда да шулай: ярату сүрелә, яңадан кабына. Иҗат юк икән, теләсә кайсы артист театрны сөйми башларга мөмкин. Ник дигәндә, артист, иҗаты тукталса, сүрелә, интегә башлый. Минемчә, артистның иң зур бәхете – иҗат булу, төрле режиссерлар белән эшләп карау, кызыклы әсәрләр, проектлар, лабораторияләрдә катнашу, ниндидер яңа коралда эшләргә өйрәнү. Болар барысы да театрны яратуны дөрләтеп җибәрә. Моннан тыш китап белән дус булырга һәм тормыш кузаллавын төрләндерү өчен сәяхәт итәргә кирәк. Яңа мәдәният, яңа кешеләр белән аралашу һичшиксез баета. Шул ук вакытта башка театрларның спектакльләре белән дә танышып барырга кирәк. Димәк, беренче чиратта тырышлык түгел, кызыксыну, дөньяга ачык булу һәм төрле карашларны кабул итә белү кирәк.

– Шәхсән миңа рольләрең арасында «Миркәй белән Айсылу»дагы ролең бик тәэсирле булды. Айсылу  аша синең үз хис-кичерешләрең дә ургып чыкты бугай. Әллә ялгышаммы?

– «Миркәй белән Айсылу»ның көче – кешеләргә үз күңелләрендәге хәлләрне аңларга мөмкинлек бирүендәдер. Без барыбыз да җәмгыять алдында көчсез. Ул сине изәргә, юкка чыгарырга мөмкин. Һәр кешедә менә шуннан курку ята. Шул ук вакытта  сәхнәдәге мәхәббәткә дә һәр кеше реакция бирә, үз башыннан кичергәннәр белән чагыштыра.

Мин үзем бала чакта да, үсмер чакта да җәмгыятьнең тискәре көчен тойдым. Әлбәттә инде, монда тулаем җәмгыять турында түгел, кечкенә төркемнәр белән бәрелешләр турында сүз бара. Һәм гаепсездән гаепле булып калганым да булды. Ләкин мин аны бик шәп сабак итеп кабул иттем һәм алга таба кеше турында, җәмгыять фикеренә таянмыйча, үз башым белән  фикер йөртергә өйрәндем.  «Миркәй белән Айсылу»да ничек елаганымны һәм нәрсәдән елаганымны әйтсәм, сез көләчәксез. Ул спектакльдә минем гомерем гел шушылай булырмы икән, тормышым шушында гына, беркая да китмичә, үзгәрешләрсез калырмы икән дип елыйм. Нигәдер шул уй елата, күңелемне төшерә. Бер урында калу, тормышның туктап калуы борчый.

– Иң сокландырганы, мөгаен, «Хуш, авылым»дагы әверелешләреңдер. Авыл хатыннары холкын озак өйрәндеңме? Гомумән, рольгә әзерлек нәрсәдән башлана, ничек бара?

– Әлеге документаль спектакльнең беренче өлешендә мин әбиемне уйныйм. Һәр елны җәй айларында аның белән тора идем, аны бик яхшы беләм кебек иде. Спектакль өчен интервью алганда үзем өчен яңа әйберләр ачтым. Бу күңелемне тагын да баетты. Хәзер инде әниемнең әнисенең, гомумән, нәселнең нинди булуын күбрәк аңладым. Үз нәселеңне белү сиңа көч өсти. Тамырларыңны белсәң, ничек энергияң артмасын ди инде?! Урысча шундый термин да бар: «заземление». Бу – аяк астындагы җирне тоеп яшәүдер, мөгаен. Әби белән сөйләшкәннән соң мине борчыган сорауларның нәселемдә булганлыгын аңладым.  Ә башка образларга килгәндә, әйтик, клуб мөдире яки банан сатып алучы – алар да тормыштан. Балачакта үзем дә кивины черегән лимон дип кабул иткән идем. Банан күргән кешенең нәрсә икәнен белмәвен аңлау читен булмады. Колумбиягә баргач, башка төрле бананнар күргәч, тагын аптырап калдым. Анда зур-зур бананнарны – платаноны пешереп кенә ашап була. Безнең спектакльдә пешкән банан тәмсез булса, Колумбиядә пешмәгәнен ашасаң, агуланырга мөмкин. Клуб мөдире исә – һәр авылда була торган позитив апа образы. Үзем Арча районының Симетбаш авылына бик еш кайткач, авыл кешеләре белән аралашкач, аларны аңлыйм. Өч ай шунда яшәгәч, гомумән, авыл кызына әйләнәм. Авыл да – көч бирүче чыганак. Бу җәйне шундый фикергә килдем әле: безгә хәзер гади тормышка ризалашу шулкадәр авыр икән. Социаль челтәрләрдә матур тормышларны күргәч, гади тормыш канәгатьләндерми башлый. Ә бу җәйдә мин беренче тапкыр гади тормышка риза булдым. 35 ел яшәү дәверемдә… Һәм миңа шундый тыныч һәм рәхәт иде. Каядыр чабарга, кемгәдер нәрсәдер исбат итәргә кирәкми, күңел чайпалмый.

«Хуш, авылым»да рольгә әзерлек төрле кешеләрдән интервью алудан башланды. Текст эше тәмамлангач, образлар өстендә эшләдек. Хәтта образга кергән артисттан интервьюлар да алып карадык. Ул сорауларга образда килеш җавап бирергә кирәк иде. Айдар Җаббаров әнә шундый кызыклы алымнар белән эшләде.

– Әгәр беркөн театр эшенә нокта куям дип ниятләсәң, нинди юнәлеш сайлар идең?

– Белмим. Мин төрле юнәлешләрдә эшләп карыйм. Кемнәргәдер актерлык осталыгыннан дәресләр бирәм, тегеп, чигеп карыйм, әмма әлегә  киләчәктә шуларның кайсы беләндер шөгыльләнермен дип әйтә алмыйм. Шулай да кул эше – күңелгә иң якын шөгыльләрнең берсе. Хәзерге вакытта күн белән эшләргә өйрәнәм, «Казан җөе»н үзләштердем. Бәлки ул юнәлештән китеп булыр. Телләр өйрәнүгә дә хирыслыгым бар.

– Ә чигү, тегү осталыгына кайдан өйрәндең?

– Мин тегә белмим. Чигә һәм бәйли беләм. Күн белән эшләүне дә чигүгә кертәм. Бу осталыкка әнием өйрәтте. Әбием, апалар барысы да чиккәннәр, бәйләгәннәр, оста шәл бәйләүчеләр булганнар. Әби бу һөнәрен кызларына, кызлары балаларына тапшырган. Әбиемнең беренче баласы Фоадия апа бик күп чигә һәм «Зәңгәр шәл» спектакленә чыбылдык чиккәндә ул ярдәм итте.

– Чигү дигәннән, спектакльләргә алъяпкычлар, яулыклар чигеп бирәсең дип ишеттем.

– «Дон Жуан» спектаклендә Люция Хәмитова образы өчен пальто, Хәлим абый Җәләйгә башлык бәйләгән идем. «Зәңгәр шәл»гә сигез метрлы чыбылдык, 13 яулык, 11 алъяпкыч чиктем. Әлегә кадәр алъяпкычларны яңартып торам.

Ләйсән, авыр рольдән соң көчне ничек тупларга?

– Авырлык һәм начар энергияне су белән юып төшерергә өйрәндем. Су тынгысыз уйларны да алып китә  бит ул. Аннан соң тәмләп чәй эчәргә, вакытында ятып йокларга, ә иң мөһиме – үзеңне яратырга кирәк. Теләсә кайсы стрессны шулай гына җиңеп була.

– Менә хәзер дә һәрберебез ниндидер бик авыр роль башкара кебек. Дөньяга аек карашта калу өчен нинди киңәшләр бирер идең?

– Хәзер иң мөһиме – кешелекле булып калырга кирәк. Ярдәмгә мохтаҗларга булдыра алганча ярдәм итү зарур. Үзеңне дә онытмаска, физик сәламәтлегеңне дә, психик сәламәтлегеңне дә кайгыртырга кирәк. Авырып китсәң, беркемгә дә ярдәм итә алмаячаксың бит. Әгәр вазгыятьне үзгәртә алмыйсың икән, аның турында көне-төне уйламаска кирәк. Үзеңнең кулыңнан килгән кадәресе турында гына уйларга, шул юнәлештә эш алып барырга мөмкин. Паникага бирелмәскә кирәк. Күңелең төшә икән, телевизор карамау хәерле. Без барыбыз да – кешеләр. Һәм һәр кешенең гомере ул – Ходай бүләге. Шуны онытмаска, догалар укып, яхшылыкны сорарга, үз эчеңә бикләнмәскә кирәк дип уйлыйм. Барыбызга да аек акыл телим. Бусы инде кемнәр белән аралашуга да бәйле.

– Театрда киләчәгеңне ничек күрәсең?

– Бу хакта уйламаска тырышам. Бүген белән яшим.

 

Блиц-сораштыру

– Иң зур теләгең?

– Бар дөнья дуслашсын иде.

– Соңгы укылган китабың?

– Элиф Шафакның «Сорок правил любви» китабы.

– Үзеңнең иң кадерле ролең?

– Алар берничә. Шекспир әсәре буенча куелган «Чамасына күрә чарасы» спектаклендә – Изабелла, «Җәйнең бер көнендә» – яшь хатын, «Миркәй белән Айсылу»да – Айсылу рольләре.

– Сине ачкан режиссер ул –

– яңача ачкан режиссер – Айдар Җаббаров.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Фото: Людмила Хасанова


Фикер өстәү