Фирдүс Тямаев: “Повестка килсә, барыбыз да барабыз. Икетуган энем баштан ук шунда…”

Инде хәзер нишләргә? Өлешчә мобилизация башлангач, артистлар әнә шулай аптырап калды. Повестка алмаган нәсел юк, халык кәефе төшенке, концертлар куеп, җырлап йөрү дә килешмәс кебек.

Югалып калмаучылар да бар. Әйтик, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев махсус операция башлангач ук, гуманитар ярдәм күрсәтүне үзенә төп юнәлеш итеп алды.

– Хәзер артистлар арасында да нишлик, ничек ярдәм итик дип уйлаучылар, нәрсәдер эшләргә тырышучылар бар. Без инде махсус операция башлануга тотындык. 6 октябрьдә өченче автобус гуманитар ярдәмне җибәрәбез. Автобусны минем энекәш йөртә. Донески, Луганскига, андагы безнең солдатларга, ОМОН, спецназ егетләренә, ополчениегә ярдәм иттек, балаларга мәктәп-кирәк яраклары, халыкка кием-салымнар, шулай ук медикаментлар җибәрдек. Хәзерге вакытта медицина әйберләре бигрәк тә кирәк, – ди ул. – Башта без акчаны үз көчебез белән, кешеләргә белгертмичә җыя идек. Чыгымнар зур булса да, үзебез күтәрдек. Хәзер инде ачыктан-ачык эшлибез. Чөнки Нурлат районы хәрби комиссариаты да бу эшне хуплый. Алар белән бергә тотынгач, автобуска әйберләр сыймый башлады. Бөгелмәдән «Газель» һәм тагын ике автобус бара. Шуның берсе безнеке. Бу – «Боевое братство» инде.

Фирдүс Тямаев эшен хуплаучылар да, тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Ул исә бу эшен дәвам итәчәген белдерә:

– Халык арасында төрлесе бар. Безне дә төрлечә гаеплиләр. Башка җырчыларда эшем юк, һәркем үзе өчен җавап бирсен. Мин шушы юлны сайладым. Ничек булса да, концертларны да, ярдәмне дә дәвам итәбез. Иң мөһиме, Фирзәр энекәш исән-сау әйләнеп кайтсын. Бөтен уй, бөтен кайгы шушы. Алар бит соңгысында бәрелешләр иң каты барган җирләргә кадәр барып җиттеләр. Бу юлы да шулай ук эчкә үтәргә исәпләре. Кирәкле әйберләрне, тепловизор, квадракоптерларны алдык, юлга әзерләдек. Рәхмәт дус егетләргә, булыштылар, кыйммәтле җиһазлар алдылар. Гомумән, безгә кем ярдәм иткән, барысына да ихлас рәхмәт. Бигрәк тә гади халыкка. Һәр шәһәрдәге “Братство”га рәхмәт. Хәтта мәктәп балалары да ярдәм итә. Коллегалардан Рамил Шәрәпов та кушылды. Бәлкем башкалар да кушылып китәр әле. Бүген иң мөһиме – бердәмлек.

Ә мобилизацияләнүчеләргә килгәндә, кайгырмагыз, паникага бирелмәгез, бар да яхшы булачак. Сәламәтлеге начар икән, ай дәвамында аларны кире җибәрерләр. Башта исемлек буенча җыйганнардыр, аннары карарлар. Бездә дә кире кайтучылар да булды. Яхшыга өметләник.

Җырчы, повестка алса, үзе дә барырга әзер икәнен әйтә:
– Әгәр безгә повестка килсә, барыбыз да барабыз. Әйтәм бит, икетуган энем баштан ук шунда. Икенче гуманитар ярдәм алып барганда, энем Фирзәр белән очраштылар. Видео аша шалтыраттылар, күздән яшьләр килде.

Фирдүс Тямаев киткән егетләргә дә, калган гаиләләргә дә авыр ди. Шуңа күрә, рухларын күтәрү өчен хәрби күнекмәләр узучы егетләргә “Казан-Экспо”да концерт куярга нияте барлыгын да әйтте:

– Рөхсәт бирсәләр, мобилизацияләнгән егетләрнең рухларын күтәрер өчен концерт куярга исәп бар. Без теләгебезне җиткердек, әлегә җавап бирмәделәр. Әмма безнең төп игътибар – кайнар нокталарда көрәшкән егетләрдә. Аларга күпкә авыррак.


Фирдүс Тямаев: “Повестка килсә, барыбыз да барабыз. Икетуган энем баштан ук шунда…”” язмасына фикерләр

  1. И раббым 🤲 аллахы тэгэлэм ботсен иде инде бу сугышлар. Доньялар тоныч булсын иляхи 🤲 я раббым 🤲 😢

Җавап Отменить ответ